Логотип Идель
WORLDSKILLS

“WORLDSKILLS ЯРДӘМЕНДӘ БӨТЕН РОССИЯНЕ ЙӨРЕП ЧЫКТЫМ!”

WorldSkills Милли чемпионаты Казанда гөрләп узды. Ярышларда беренчелекне яулаган Татарстан командасының горурланырлык егет-кызлары күп. Шундыйларның берсе – Сарман аграр көллияте студенты Азат Тимербаев. Ул “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә алтын медальгә лаек булды.

Сарман студентын WorldSkills хәрәкәтенә уку йортындагы мастерлары җәлеп иткән. Аларның хәер-фатыйхасы белән башланып киткән “уен”нан яхшы “уймак” чыккан: Азат WorldSkills стандартлары буенча Милли чемпионатын җиңде бит!  Ул әлеге хәрәкәткә 2016 елда килеп кергән. Беренче елны сайлап алу турында – беренче, төбәк чемпионатында өченче урын яулый. 2017 елда сайлап алу турларында – шулай ук беренче, республика этабында икенче урын алуга ирешә. Былтыр исә Татарстан этабында җиңү тәти аңа. Шулай итеп, Россия этабына уза, анда 60 кеше арасыннан җиңеп чыга.





 

WorldSkills хәрәкәтендә катнашуның бары тик уңай якларын күрә Азат. “Шушы чемпионатларда катнашып, син башкалар белән танышасың, күп җирләрдә йөрисең. Мисал өчен, мин Россия төбәкләренең барысында да булып чыктым диярлек. Владимир өлкәсенә, Уфа шәһәренә өйрәнергә бардым. Сарман, Алабуга, Казанда да күнекмәләр уздым. Төрле җирләрдә эшләп карап, үземнең тәҗрибәмне арттырдым”, – ди техник-механик белгечлеге буенча укучы Азат.

Ростов өлкәсендә узган ярышларда шулай да бераз кыенлыкларга очрый Азат. “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе өч модульдән тора икән. Беренчесендә CLASS AXION 820 тракторына диагностика ясарга таләп ителгән. Ягъни тракторның эшләү рәвешен тулысынча тикшергәннәр. Бу трактор бары тик Ростов өлкәсендә генә булгач, Азатка анда өйрәнү бераз авыррак бирелгән. Ә икенче модульдә МТЗ-92П экскаваторын көйләгәннәр, җир казыганда, басымы җитсен өчен, аны рәтләгәннәр. Өченче модульдә МТЗ-1523 тракторында клаппаннарны көйләргә кирәк булган. Аны да җыеп, тракторны кабызырга тиеш булганнар.

– Иң җиңеле минем өчен МТЗ-1523 булды, чөнки ул бездә бар. Мин аны башыннан ахырына кадәр беләм. Калганнары бездә әлегә юк. Шуңа, ярышларга әзерләнгәндә, аларга охшаш тракторларда өйрәндек, – ди Азат.



60 кеше арасыннан җиңеп чыгу җиңел түгел. Мондый уңышның сәбәбе бер генә – һәрчак тырышып эшләү, күнекмәләр ясау. Студентка Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы да ярдәмгә килгән. Берәр төрле трактор таләп ителсә, Азатны шушы транспорт булган районга җибәргәннәр.

Хәзерге вакытта Азат көллиятнең 4нче курсын тәмамлый. Әлеге белгечлекне сайлавы да юкка түгел. “Авыл кешесе авыл белән яшәргә һәм эшләргә тиеш. Шуңа әллә кая китмичә, якында,әти-әни янында, үзебездәге көллияттә укыдым”, – ди Азат. Милли чемпионатта беренче урын алгач, ул сөенә. Тик аннан да бигрәк Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһлетдинов куана. Студент үз мастеры Фәнис Мөхәммәтшин, эксперт-компатриот Илшат Гәрәевкә һәм җитәкчеләре Зөбәер Зәйнетдиновичка бик зур рәхмәтле.

Азатның үзенең бизнесы да бар. Ул тракторлар сатып алып, аларны запас частьләргә сүтеп сата. Бу эш белән 7 ел дәвамында шөгыльләнә. Киләчәктә Казан дәүләт аграр университетына укырга керергә исәпли.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев