Логотип Идель
WORLDSKILLS

Worldskills уңаеннан бер авыл исемен алыштырган!

Тиздән бу көн килеп җитәчәк! Августта Казанда узачак Worldskills ярышлары турында әйтүем. Ярышларны югары дәрәҗәдә уздырыр өчен бар шартлар да тудырылган инде.

Иң мөһиме, гомумән, ярышчылар турында онытмаска кирәк. Ярышучыларны югары дәрәҗәдә кабул итү өчен алар яшиячәк урында 2 айдан артык ремонт эшләре бара. Ул урынны студентлар яхшы белә: бу – “Универсиада авылы”. Шуны да әйтергә кирәк: ремонт эшләрен вакытында тәмамлар өчен Казан Федераль Университеты студентлары сессияларын бер айга иртәрәк ябып тулай торакларын бушаттылар. “Универсиада авылы” шулай итеп WORLDSKILLS. Катнаушчыларын кабул итәргә аларның һәм аларга яшәү өчен яхшы шартлар оештырырга әзерләнә башлады. Ярышлар вакытында “Универсиада авылы” хәтта исемен үзгәртеп “WORLDSKILLS авылы”на әйләнәчәк. Ярышучыларны 5тән 16 катка кадәр төрле биеклектәге 30 йорт көтәчәк, торак комплексының инфраструктурасы шулай ук бик киң, чөнки өйләрдән һәм спорт мәйданчыкларыннан тыш “WORLDSKILLS авылы” территориясендә аптека, медпункт, тынычлыкны саклау пункты, спорт җиһазларын арендага алу пункты, чәчтарашханә, супермаркет, почта, ателье бар.

Шулай ук “WORLDSKILLS авылы”ның урнашуы ярышучылар өчен бик уңай, чөнки ул бөтен ярышлар узачак KAZANEXPO бинасыннан ерак түгел. KAZANEXPO – ярышлар зонасы, анда күргәзмә павильоннары, галерея, конгресс холл, күп функциональ заллар, VIP-зона, ял итү зоналары, ресторан бар. Моннан тыш комплекс составына 200 номер, кунакханә һәм өстәмә ачык мәйданнар кертү планлаштырыла.

Нәтиҗәдә, бары тик бер әйбер әйтеп була: WORLDSKILLS ярышлары иртәгә үк башланса да, Казан аларны югары дәрәҗәдә кабул итәргә һәм уздырырга әзер.

Рәзил Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев