Логотип Идель
WORLDSKILLS

Worldskills: чемпионат вакытында кайда ял итәргә? (ПРОГРАММА)

Worldskills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты башланырга санаулы көннәр калып бара.  Әлеге ярышлар уңаеннан Казан парк һәм скверлары, Кабан күле һәм Кремль яр буйлары гөрләп торачак. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бик  бай программа көтә.

Әлбәттә, бәйрәм чараларының үзәге – Горки-Әмәт урман паркы булачак.  22-27 август көннәрендә биредә зур интерактив экраннарда Worldskills чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары күрсәтеләчәк. Шулай ук,  үзенең киләчәк һөнәрен әле сайларга өлгермәгән укучылар өчен “Билет в будущее” интерактив зонасы эшләячәк. Булачак студентлар һәм нәни дусларыбыз биредә  үзләре киләчәктә сайларга мөмкин булган һөнәрләр белән якыннанрак таныша алачак.

“Кабан күле” буенда тагын бер концерт мәйданчыгы эшләячәк. Биредә кунакларга Татарстан турында сөйләячәкләр. Әлеге урында 23-25нче августта йөзмә сәхнәдә концерт булачак, анда татар жырчылары һәм музыкантлар катнашачак. Шулай ук фильм һәм спектакль күрсәтү дә каралган.

Горький паркы да гөрләп торачак. Биредә 23 -26 август  көннәрендә шулай ук концерт мәйданчыгы эшләячәк һәм бар теләүчеләр өчен мастер-класс зоналары ачык булачак. Сәхнәдә төрле анимация төркемнәре һәм урам театрлары артистлары чыгыш ясаячак. Парк территориясендә Worldskills Kаzan 2019 күчмә остаханәсе дә эшләячәк.

Бу көннәрдә Лядской бакчасында һөнәрләр тарихына багышланган күргәзмә эшләр дип көтелә. Программада данлыклы Рәсәй галимнәренең лекцияләре, тематик һәм фәнни-һөнәри әдәбиятка багышланган китап күргәзмәсе дә каралган.

Шулай ук Worldskills ярышларына багышлап,  “Казан” гаилә үзәге янында 23-26 август көннәрендә “Тәмле Казан” гастрономик фестиваль үткәрелә. Әлеге фестивальдә 40 ка якын кафе һәм ресторан катнашачак.

Күрәсез, август ае төрле чараларга шактый бай булачак. Чемпионатны Казанның  үзәк  урамы да игьтибарсыз калдырмаячак, билгеле.  23-26нчы август көннәрендә Бауман урамында сәнгать осталары фольклор коллективлары һәм халык инструментлары оркестрлары катнашында концерт булачак. Моннан тыш, шәһәрнең төп туристик урамында халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм милли уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Шулай итеп, Worldskills ярышлары вакытында казанлылар һәм шәһәр кунаклары чемпионатның үзеннән тыш, башка бик күп күңел ачу чараларында катнаша алачак.  “Тизрәк Worldskills ярышлары башлансын иде!” – дияргә генә кала!

 

Рәзил Сәмигуллин


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев