Белми калма
-
КАЗАНЛЫЛАР ӘКИЯТЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ БАЛАЧАККА КИРЕ КАЙТА АЛАЧАК
Казан халкының балачак хатирәләре белән уртаклашу һәм яраткан әкиятләре турында сөйләү мөмкинлеге булачак. Открыткалар форматындагы тарихлар кайбер китапханәләрдә 7 мартта ук барлыкка киләчәк. Аларны яшүсмерләр ясаячак: тарихларны барлап, иллюстрацияләр белән тулыландырачаклар. -
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН БӘЙГЕДӘ КАТНАША АЛА
Казан укучылары «Ядкярләрдә Тукай рухы» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнаша ала. Җиңүчеләрне татар һәм рус телләрендә «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә билгеләячәкләр. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. -
ТАТАРЧА АННА АХМАТОВА, 5 АКТРИСА ҺӘМ 45 МИНУТ ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕС
Кариев театры «театраль дәресләр» оештыруын дәвам итә. Бу юлы театр артистлары рус шагыйре Анна Ахматова тормышы һәм иҗатына багышланган «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектакль-квартирнигын тәкъдим итте. Мәктәп программыннан, гадәттә, укучылар язучылар һәм шагыйрьләр турында күп нәрсәне белмичә кала. Ә мондый форматтагы кыска-кыска чаралар алар турында кызыклы яңа мәгълүмат белән таныштыра. -
АХМАТОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯҢГЫРАЯЧАК?
Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итә – Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак. -
«АУЛАК ӨЙ – КӨРӘШ» ФИНАЛЫ АРЧАДА ПЕДАГОГИКА КӨЛЛИЯТЕНДӘ УЗАЧАК
«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби ярышының укучылар арасында финал этабы Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә узачак. Зона этабында финалга чыккан төркемнәрне 28- 29 февраль һәм 1 март көннәрендә ике номинациядә бәяләячәкләр. Бу елгы көрәшнең темасы – «Җәлил һәм җәлилчеләр». -
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ УЗА
18 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) Ачык ишекләр көне уза. -
СУЫКЛАР КИЛӘ! НИШЛӘРГӘ?
Якын көннәрдә Татарстаныбызда 25-37 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр итә РФ Гидрометеорология үзәге. Зәмһәрир суыкларда туңмас өчен нишләргә? Бу сорауга җавап табарга тырышырбыз. -
#КИТАПИҢШӘПБҮЛӘК ЧЕЛЛЕНДЖЫНА КУШЫЛ!
Ә син белә идеңме? 14 февраль Гашыйклар көне генә түгел, ә Халыкара китап бүләк итү көне дә бит әле. Әлеге көн уңаеннан Татнетны үстерү фонды #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында Г.Камал театры, Шәрык клубы, Китап радиосы, Белем радиосы, Компетенцияләр мәктәбе һәм Балама студиясе белән берлектә #КитапИңШәпБүләк челленджын башлап җибәрде. -
«БӨЕК ҖИҢҮ ГЕРОЙЛАРЫ» БӨТЕНРОССИЯ ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
«Бөек Җиңү Геройлары» X бөтенроссия әдәби бәйгесенә гариза бирү кампаниясе башланып китте. Анда теләгән һәркем катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә туры килгән иҗади эшләр җибәрергә тиеш. -
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЙОРТЫ: ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
8 февраль көнне ТР Милли китапханәсендә төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» комикслар җыентыгы тәкъдим ителде. Тәбрис Яруллинның «Ялкын» белән илһамлануы, яшь рәссамнарның фикерләре һәм комиксның эчтәлеге турында тулырак – безнең язмада. -
YUMMY MUSIC BAND ИЛҺАМ ШАКИРОВ ҖЫРЛАРЫННАН ТОРГАН КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
Yummy Music Band төркеме 17 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт оештыра. -
МИЛЛИ КИТАПХАНӘ «ЙОРТ» КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫН ТӘКЪДИМ ИТҮГӘ ЧАКЫРА
ТР Милли китапханәсе дөньядагы беренче төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» дип аталган комикслар җыентыгын бастырды. Җыентыкның презентациясе 8 февральдә 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узачак. -
«ИЛҺАМ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ АШЫК!
«ИЛҺАМ» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашырга теләгән мәктәп укучылары 15 февральгә хәтле үз гаризаларын электрон форматта җибәрергә тиеш. -
МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ КАЗАНГА 3 СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛӘ
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Казанга өч көнлек гастрольләргә килә. -
ЧИТ ТЕЛЛӘРДӘ ВИДЕОПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА АШЫК!
20 мартка кадәр 8-11 сыйныф укучыларын чит телләрдә «Җанлы натюрморт» җиденче төбәкара видеопроектлар бәйгесенә гаризалар бирергә чакыралар.
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК