Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРЧА АННА АХМАТОВА, 5 АКТРИСА ҺӘМ 45 МИНУТ ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕС

Кариев театры «театраль дәресләр» оештыруын дәвам итә. Бу юлы театр артистлары рус шагыйре Анна Ахматова тормышы һәм иҗатына багышланган «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектакль-квартирнигын тәкъдим итте. Мәктәп программыннан, гадәттә, укучылар язучылар һәм шагыйрьләр турында күп нәрсәне белмичә кала. Ә мондый форматтагы кыска-кыска чаралар алар турында кызыклы яңа мәгълүмат белән таныштыра.

Спектакль 45 минут дәвамында театрның Кече залында бара. Театраль дәрестә биш актриса катнаша. Алар Ахматова булып шигырьләр укый, аның турыда без моңа кадәр белмәгән фактларны җиткерә. Тамаша кылучылар – студентлар, мәктәп укучылары – Анна Ахматованың татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен тыңлый, аның белән булган күңелсез һәм авыр язмыш юлларын бергә кичерә. Анна Ахматованың иҗаты белән таныш түгелләр юктыр. Көчле рухлы, тормышның ачысын-төчесен татыган хатын-кыз тормышын шигъри юлларда чагылдырып калдырган.

Шунысын да әйтергә кирәк, шәхсән миңа спектакльнең башыннан ахырына кадәр каз тәннәре йөгерде. Спектакль барышында үземнең укыган вакытларны, рус әдәбиятының никадәр күп һәм бөек язучы, шагыйрьләре булуын искә төшереп утырдым. Татарчага тәрҗемә ителеп, Ахматованың стиле саклап калыну да күңелгә рәхәтлек бирде. Киләсе театраль дәрес кемгә багышланган булыр икән? Миңа калса, бу форматны алда да дәвам итәргә, яшүсмерләрдә әдәбиятка, иҗатка карата кызыксынуны шул рәвешле уяту мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев