Логотип Идель
Белми калма

«АУЛАК ӨЙ – КӨРӘШ» ФИНАЛЫ АРЧАДА ПЕДАГОГИКА КӨЛЛИЯТЕНДӘ УЗАЧАК

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби ярышының укучылар арасында финал этабы Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә узачак. Зона этабында финалга чыккан төркемнәрне 28- 29 февраль һәм 1 март көннәрендә ике номинациядә бәяләячәкләр. Бу елгы көрәшнең темасы – «Җәлил һәм җәлилчеләр».

Әлеге әдәби проект халкыбызның милли мирасын баету, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, аларга яшь буынны җәлеп итү максаты белән менә инде 2021 елдан бирле оештырылып килә. Финалда җиңүчеләргә «Сәләт» җәйге аланнарына юлламалар бүләк ителәчәк дип хәбәр итә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев