Логотип Идель
Укучылар яза

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР: МАКСАТКА ИРЕШҮ ӨЧЕН 5 КИҢӘШ

Сәлам! Мин – Динара, Вконтактеда популяр булган «Чё гуглит татар кызы» төркеменең авторы. «Ялкын» битләрендә сиңа Интернет, социаль челтәрләрне дөрес куллану серләрен ачарга булдым әле. Каршы түгелсеңдер бит? Алайса, башлыйк!



Декабрь – узган елга йомгак ясау вакыты гына түгел, ә яңасына планнар кору чоры да. Киләсе 12 ай дәвамында чынга ашырасы теләкләр исемлеген төзи башладыңмы әле?

Беләсең килсә, куйган максатларга ирешүдә Интернет һәм социаль челтәрләр яхшы гына ярдәм итә ала. Юк, гуглны ярдәмгә чакырырга ашыкма әле син, иң яхшысы, түбәндәге киңәшләргә колак сал!

 

  1. Смартфоныңдагы кушымталарны чистарт.


Яңа елда инглиз телен ныгытырга, даими рәвештә физик күнегүләр ясый башларга, логик фикерләү осталыгын үстерергә телисеңме? «Виртуаль йорт хайваны» ише кушымталарның бу эштә бер дә ярдәме тимәс. Игътибарыңны читкә юнәлткән, кирәкмәгән кушымталарны бетереп, кирәкләрен генә калдыр һәм көйлә. Әйтик, чит телләрне белү дәрәҗәңне камилләштерү өчен – виртуаль сөйләүлек, фикерләү сәләтен яхшырту өчен – логик мәсьәләләр, физик мөмкинлекләрне үстерү өчен  күнекмәләр вакытын искә төшерә торган махсус кушымталар ярдәмгә килер.

  1. Социаль челтәрләреңә ревизия яса.


Дөресен генә әйт әле, син язылган/теркәлгән 100дән артык төркемнең барысы да сиңа кызыклымы? Телефоныңны кулга алу белән, вакытыңны бушка уздырырга мәҗбүр итмиләрме? Һәрбер язылган төркемгә/каналга кечкенә анализ ясап кара: бу мәйданчыкны нинди ешлык белән күзәтүеңне, андагы мәгълүматның сиңа никадәр кирәкле булуын ачыкла («Чё гуглит татар кызы» паблигына бу кагылмый, әлбәттә, кәефеңне күтәреп, ял иттерә торган бер-ике төркемне калдырсаң да була). Кәефеңне бозган, мәгънәсе булмаган, негатив төсмер йөрткән аккаунт һәм төркемнәрдән баш тартып, позитив, файдалы, сине яхшы якка үзгәртә торган мәйданчыкларга гына урын калдыр. Рәхәт һәм иркен булып киткәнен тиз арада тоярсың!

  1. Онлайн-марафоннарны күзлә.


Күптәннән матур итеп рәсем ясарга, хикәяләр иҗат итәргә яисә текә видеолар төшерергә тели идеңме? Моның өчен аерым мәктәпкә/дәресләргә йөрмәсәң дә була – Интернет сафларында көн саен диярлек йөзләгән иҗади марафон башланып кына тора! 6–7 онлайн-дәрес карап һәм махсус өй эшләрен эшләп, тиз арада кызыккан өлкәнең нигезләренә төшенә аласың. Марафоннарны махсус хештеглар ярдәмендә эзлә. Әйтик, #творческиймарафон, #музыкальныймарафон, #марафонпорисованию, #акварельныймарафон, #скетчингмарафон һәм башка шуңа охшаш сүзтезмәләр ярдәмендә кирәклесен табарга була.

  1. Сиңа үрнәк булырлык кешеләр белән таныш һәм дуслаш.


Интернет – супермөмкинлекләр дөньясы. Үзем белән булган кечкенә генә бер тарихны сөйләп китәм әле. Күптән түгел мин Даниядә яшәүче бер язучының китабын укыдым. Ул мине шулкадәр илһамландырды ки, мин хәтта аның авторын Интернетта эзләп табарга булдым. 5 минут эчендә диярлек Инстаграмдагы аккаунтына кереп тә эләктем. Соңгы фотоларының берсе астында инглиз телендә «Китабыгызны укып чыктым. Уңай кичерешләр, илһам бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт! Тагын языгыз!»  дигән комментарий калдырдым. Язучы ханым җавапсыз калмады: «Бик зур рәхмәт! Китабыма бар дөнья ачык дигән сүз бу!» – дип язды. Мин әле дә аның фотоларын һәм язмаларын күзәтеп барып, илһамланам. Син дә, шундый кешеләрне табып, аларга сораулар биреп, киңәшләр сорый аласың, көндәлек тормышларын күзәтеп бару да комачау итмәс.

  1. Зур максат куйдыңмы? Дусларыңа сөйлә!


Мотивацияне арттыруның үтемле бер чарасы – максатың турында язылучыларың (подписчиклар) белән уртаклашу. Әгәр дә теләгең турында киң аудиториягә сөйләсәң, артка чигенә алмассың. Өстәмә бонус: максатыңа илткән казанышларың белән социаль челтәрләрдә бүлешеп барсаң, дусларың/танышларың сине комментарийлары белән дәртләндереп торыр, зур юлыңда терәк-таяныч ролен үтәр. Хыялыңны чынга ашыру ноктасына килеп җиткәнеңне сизми дә калырсың!

Әлегә менә шундый киңәшләр. Ихтыяр көчеңне үстереп, Интернетны файдага гына куллансаң, уңыш үзен озак көттермәс. Яңа елда барлык планнарыңның чынга ашуын телим!

 

Динара Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев