Логотип Идель
Укучылар яза

"Үлемсез полк" оныклары

Җиңү бәйрәме! Иң зур, иң шатлыклы, иң изге бәйрәм. Фашист илбасарларын җиңү өчен күпме көч куелган, кан коелган. 

9 майда мин беренче тапкыр әтием һәм әнием белән "Үлемсез полк" акциясендә катнаштым. 

Мин дәү әтиемнең әтисе белән әнисенең Бөек Җиңүдә өлешләре булу белән горурланам. Алар сугыш ветераннары иде. Алар Татарстанның Әлки районында Иске Әнҗерә, Карамалы авылларында туып-үскәннәр. 

Бөек Ватан сугышы башлангач, дәү әтиемнең әтисе Сафин Нурмөхәммәт Сафа улы, әнисе Сафина Сара Абдулла кызы фронтка китәләр. Дәү әтиемнең әтисе Сталинград фронтында канлы бәрелешләрдә катнаша, күп тапкырлар яралана. Инде саргая башлаган хәрби госпиталь белешмәләре шул турыда сөйли. Дошман ядрәсенең кыйпылчыклары аның тәненә тирән кереп урнашканнар иде. Яра эзләре дәһшәтле сугыш турында гомер буена искә төшереп торалар иде.  Дәү әтиемнең әнисе сугышчан юлын Ленинград фронтында башлый. Ул юл хәрәкәте гаскәрләрендә хезмәт итә. Фронт юллары аны Германиягә кадәр алып бара. Гаилә альбомында аның Германиянең Вальденбург шәһәрендә төшкән фотосурәте саклана иде. 



Дәү әтиемнең әтисенең сугышчан бүләкләре: 

- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены. 

- III дәрәҗә Дан ордены. 

- "1941 - 1945 еллардагы Бөек  Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале. 

- Юбилей медальләре. 

 Дәү әтиемнең әнисенең сугышчан бүләкләре: 

- III дәрәҗә Ватан сугышы ордены. 

- Юбилей медальләре. 

Аяз күгебез, тыныч тормышыбыз, бәхетле балачагыбыз өчен без "Үлемсез полк" акциясендә фотосурәтләре булган һәрбер сугышчы алдында  баш иябез. Аларның батырлыклары белән горурланабыз Алар турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге яшәр! 

Әминә Нигъмәтҗанова, Казан шәһәренең 39нчы мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев