Логотип Идель
Укучылар яза

КАЗАН РАТУШАСЫНДА - БАЛ

30 март көнне Казан Ратушасында Л.Н. Толстой елы уңаеннан әдәби-музыкаль бал булып узды. Балның хуҗалары – Авиатөзелеш районында урнашкан 33нче мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары, укытучылар коллективы һәм ата-аналар.

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә укучылар Л.Н. Толстойның «Война и мир», «Анна Каренина», «После бала» әсәрләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Зәвыклы киемнәр, парлы биюләр һәм хәтта үз-үзеңне тота белү, әңгәмә кору – болар барысы да бу кичәдә нәкъ XIX гасырныкы иде. Язучының биографиясеннән Казан чоры, университетта уку еллары яктыртылды.

“Былтыр без бу залда башлангыч билингвал сыйныф укучылары өчен бал үткәргән идек. Шул вакытта башкалар өчен шундый кичә булдыру теләге барлыкка килде. Һәр укучы үз гомерендә бер генә тапкыр булса да мондый матур бәйрәмдә булырга тиеш дип саныйбыз. Бүген өлкән сыйныф укучылары үзләренең чыгышлары, вальс биюләре белән шаккаттырды. Без алар белән горурланабыз!”, - дип сөйләде мәктәп директоры Нелля Шәяхмәтова.

Балда катнашучылар барысы да мондый искиткеч кичәдән канәгать булуларын белдерде. Бергәләшеп әзерләнү, тырышлык нәтиҗәсендә чара югары дәрәҗәдә үтте. Укучылар үзләрен борынгы гасыр кешеләре кебек хис иттеләр, тарихның сихри атмосферасын тоеп карадылар.

Мәктәп быел үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Күп кенә чаралар нәкъ менә шушы матур датага бәйләп үткәрелә. Өлкән сыйныфлар өчен бал беренче тапкыр уздырыла, ләкин бу матур гадәткә кереп китәр дип ышанычын белдерде 10 сыйныф укучысы Рубен Әбсәләмов.



[gallery link="file" size="medium" ids="25551,25552,25553,25554"]

Инзилә Шакирова, 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев