Логотип Идель
Укучылар яза

ҖӘЙГӘ РӘХМӘТЛЕМЕН

Яңгырлы, салкын көз айларына да кердек. Белем бәйрәмен уздырып, уку елын башлап җибәрсәк тә, җәйге каникуллар һаман да истән чыкмый. Чөнки искә алырлык бик күп нәрсәләр булды.

Башта июнь аенда экзаменнарны тапшырып, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында эшләдем. Соңыннан Казан шәһәреннән дус кызым кайткач, бергәләшеп каз-үрдәкләрне көттек, сулар коендык, Сабантуйларга йөрдек. Ә иң истә калганы - ул безнең авылның Сабан туе. Чөнки миңа анда бик күңелле булды. Төрле-төрле уеннар уйнадылар, бил алыштылар, бик күп кибетләр ярыша-ярыша тәм-томнар саттылар. Шулай ук җыр, биюләр дә бәйрәмне бизәделәр.

Сабантуйлардан соң кичен урамга чыга идек. Андый кич утырулар миңа яңа дуслар белән танышырга мөмкинлек бирде. Тик хәзер инде без бары тик телефон аша гына аралашабыз. Чөнки алар бик еракта.

Җәйге яллар бакчасыз да узмады. Иртә белән торып бакчада чүп утадык, җиләк-җимешләр җыйдык, ә кичләрен сулар сибә идек. Шулай да мин китаплар укырга онытмадым. Менә берсе бигрәк тә нык истә калды. Ул китапның авторы Нәбирә Гыйматдинова, ә әсәрнең исеме - “Ак торна каргышы”. Бу әсәрдә автор ике проблеманы кузгата, аның берсе - кешеләрнең бер-берсенә начар мөнәсәбәтләре, ә икенчесе - эчкечелек. Төп герой Сара - гади авыл хатыны. Яшь чагында ул да башкалар кебек эшләгән, шатланган, күршеләре һәм хезмәттәшләре белән аралашкан. Тик авырып урын өстенә яткач, улыннан башка беркемгә дә кирәкми, хәтта күршеләре дә аның хәлен белми. Төп таянычы - улы Арыслан - әнисен ташламый, аңарга аякка басарга ярдәм итә. Әсәрне укып, Арыслан өчен сөенсәм, авылдашларының битарафлыгына көендем. Нинди генә шартларда да кешелеклек сыйфатларын югалтырга ярамый.

Рәхмәт сиңа, җәй, шундый хатирәләр бүләк иткән өчен. Мин бик сагыначакмын сине.

Әхмәтҗанова Алинә, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев