Логотип Идель
Бу – тема!

«ИКЕЛЕ»СЕЗ БУЛМЫЙ...

Ышануы авыр, ләкин сәхнәдән, телевизор экраныннан төшмәгән артистлар да кайчандыр безнең кебек мәктәпкә йөргән. Алар да түземсезләнеп тәнәфес вакытын көткән, укытучы урындыгына кнопкалар куйган һәм өйрәнмәгән өй эшләре өчен «икеле капчыгы»на әйләнгән!

Римма Никитина мәктәптә алдынгы укучылар рәтендә булган. Көндәлеген «дүртле» һәм «бишле» билгеләре бизәгән. Өстәвенә белем гранитын «кимерергә» яратмаган игезәк сыңары өчен укыган: өй эшләре эшләгән, контроль эш вакытында булышкан. Римма яшьтән яңа белемнәргә тартылса да, дисциплина ягы аксый. Шук егетләрнең тозлы-борычлы сүзләренә җавапсыз калмый. Берсендә Римма сыйныфташ егетнең борынына йодрык белән үк менеп төшә. Укытучылар һәм әнисе кызны озак кына әрли. Сыйныф җитәкчесе Римманың көндәлегенә йодрык кадәр «икеле» билгесе куя.

Бары Римманың әтисе: «Афәрин, кызым! Үзеңне рәнҗетергә беркайчан да юл куйма», – дип хуплый.

 






Сыйфатлы блог ясар өчен, киң күзаллау, стандарт булмаган караш һәм, әлбәттә, яхшы белемнәр кирәк. Боларның һәммәсен Илназ Габидуллин «Кызык-мызык» үзенең мәктәбендә, Кукмара районы Вахит авылында ала. Ә берсендә аздан гына әти-әнисенең каешы астына керми кала.

Нәни Илназ музыка дәресенә җыр ятлап килергә оныта. Калган сыйныфташлары да өйрәнмәгән булып чыга. Яңа гына килгән яшь укытучы озак уйлап тормый: һәммәсенә кара каләм белән «икеле» тезеп чыга. Илназның бәхетенә, завуч, бу хәлне белеп, укытучыга сыйныф журналын яңадан күчерттерә. Илназны «казлар чокырга» өлгерми.

 




Альберт Нурминский чын хулиган булган: кызларны үчекләп чәчләрен тарткан, укытучылар белән телләшкән... сыман тоела. Ул мәктәп белән әллә ни дус булмый. Ләкин үзен әдәпле тота. География, ОБЖ фәннәрен су кебек эчә. Ә синус-косинусларны кирәксезгә санап, математика фәнен үз итми. Еш кына өй эшләрен «тозлый». Аңлашыла, моның өчен мәктәптә мактау сүзләре ишетми – «икеле»ләр эләктерә.

Сезнең дә укуда уңышсызлыклар булса, танылган реперның сүзенә колак салыгыз – матрас астына яшерелгән көндәлекне барыбер табачаклар. Проблемаларга бирешмәгез, бернигә карамый алга барыгыз!

 




Җырчы Гүзәлем мәктәптә укырга яратмаган икән. Зур теләк белән нибары ике фән – җыр һәм физкультура дәресенә йөргән. Ә менә рус теле кызга буйсынырга теләми. Диктант саен бер-ике генә хата чыгып, эш өчен кызга «дүртле» куйганнар.

Гүзәлемнең мәктәп копилкасында «икеле»ләр дә юк түгел. Берничә мәртәбә койрык эләктергән. Тик җырчы әллә ни борчылмаган. Киресенчә, йотлыгып китаплар укырга тотынган, яңа белем алырга ашыккан!

Назлыгөл Сөнгатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев