Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАР МОҢЫ ТАТАРЧА ҖЫРЛАУ ГЫНА ТҮГЕЛ ӘЛЕ УЛ

28 ноябрь кичендә «Пирамида» күңел ачу комплексында “Татар моңы-2017” яшь башкаручыларның Халыкара телевизион фестиваленең гала-концерты булып узды. Конкурсның кунагы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова: “Конкурсларыбыз күп, аларның һәрберсенең үз йөзе бар, күпсенергә кирәкми. Халкыбыз өчен шактый катлаулы чорда “Татар моңы” халкыбызның күңелен юатсын, милләттәшләребезне сокландырсын, берләштерсен иде”, - диде.

Чараның быелгы төп үзенчәлеге барлык җырларның да спектакль яки фильмнардан булуы иде. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән “Булат җыры” белән башланып киткән кичәдә “Гөлшаһидә җыры”, “Кичер”, “Заһир-Галия”, “Ак чәчәкләр”, “Зәңгәр күлмәк”, “Янар чәчәк”, “Моңлану” һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Аларны конкурсның быелгы лауреатлары танылган артистлар белән берлектә башкарды. Алар арасында Әсхәт Хисмәтов, Фирая Әкбәрова, Динә Гарипова, Фердинанд Сәлахов, Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Асылъяр, Лилия Муллагалиева, Алсу Әбелханова бар иде. Концертта Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” оркестры уйнады.




Тагын 6 ел конкурста катнашырга рөхсәт юк


Быел иң популяр номинация булып “Ялгыз вокал” тора, анда Татарстаннан гына да 100дән артык кеше катнашкан. Узган ел әлеге номинациядә 1 урынга лаек булган Нурзидә Вәлиуллина быел чараны тамашачы буларак күзәтте: “Әлеге фестивальдә җиңүемә 1 ел узып та киткән. “Татар моңы”ннан соң башкаларның да, үземнең дә иҗатыма мөнәсәбәтем үзгәрде . Сәхнәгә чыгар алдыннан “Татар моңы” фестивале җиңүчесе дип әйтү генә дә ни тора бит! Конкурста катнашканда музыкаль белемем юк иде, халыкара дәрәҗәдәге фестивальдә җиңү яулагач, белемемне тирәнәйтергә кирәктер дип уйладым. Бүгенге көндә И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укып йөрим”.





Быелгы 1 урын иясе Энҗе Әхмәтҗанова: “Конкурста тәүге тапкыр катнаштым, беренчеседә үк җиңүгә ирешү сәбәпле, 21 яшемә кадәр бүтән катнаша алмаячакмын (“Соло-вокал номинациясе 15-20 һәм 21-35 яшьлекләр арасында үткәрелә”. – З.С.). Фестивальнең гала-концертында «Почтальон» җырын башкардым, аны “Татар моңы-2010” лауреаты, гармунчы Айдар Вәлиев белән бер атна өйрәндек”.

“Гаеп үзебездә”


Өч сәгатьтән артык дәвам иткән гала-концертны йомгаклап, җырчы Салават Фәтхетдинов: “Тамашачы үзенең кая килгәнен белеп килгәндер: “Татар моңы”н башка бер генә конкурс белән дә янәшә куеп булмый, аның максаты икенче. Биредә сикермиләр, ямьсез кыланмыйлар. Татарча җырлау татар моңы дигән сүз түгел. Моң – ул бездән тартып алып булмаслык бердәнбер әйбер. Шуны әйтеп үтәсем килә: быел чит регионнардан килгән татарлар көчлерәк, димәк, гаепне үзебездән, Татарстаннан эзләргә кирәктер”, - диде.


Фестиваль турында кызыклы фактлар:

- конкурста 15-35 яшьлек яшь башкаручылар катнаша ала;

- конкурс 7 номинациядә уза;·

- киләсе елга фестиваль үзенең унъеллыгын билгеләп үтәчәк;

- быел сайлап алу турлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Магнитогорск, Нижневартовск, Түбән Новгород, Оренбург, Екатеринбург, Үзбәкстанда һәм Украинада узган;

- җиңүчеләргә бүләккә көмеш алкалар, күн каеш, түбәтәй, калфак, читекләр бирелде.






Зилә Сабитова
Фотолар: http://www.tatar-inform.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев