Логотип Идель
Татарстаным бар!

НИЯЗ ГАЛИУЛЛИН «ЯЛКЫН» ҺӘМ «САБАНТУЙ»ГА ЯЗДЫРДЫ

Татарстанда #ПодариПодписку акциясе дәвам итә. Бүген СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы, аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз Ильяс улы Галиуллин «Ялкын», «Сабантуй» журналларына Югары Ослан районының «Островок надежды» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәген яздырды. «Татмедиа» бинасында урнаштырылган Яңа ел чырышысына да теләкләр теләп калдырды.

Әлеге акция «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан дүртеннче тапкыр уздырыла. Төп максат – яздыручыларның туганнары һәм якыннарын гына түгел, сугыш ветераннары, балалар һәм өлкәннәр йортларын да газета-журналлар белән куандыру.





– Безнең эшебезнең уңышы да үткәрелә торган акцияләр санына бәйле. Чөнки аларда кешеләр ВИЧ-инфекция турында күбрәк хәбәрдар була. Яңа елда мохтаҗ кешеләр үзләренең яраткан газета-журналларын укый алачак. Кемгәдер шатлык бүләк итү үзеңә дә рәхәтлек бирә. Мин үзем дә барлык басма белән танышып барам. Әмма басма матбугат, телибезме без, теләмибезме, безнең кулга сирәгрәк эләгә. Шуңа күбрәк газета-журналларның электрон версиясе белән танышабыз. «Татмедиа» басмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Сезнең басмаларыгыз аша без Татарстан халкына ВИЧ-инфекция турында хәбәр җиткерәбез, – дип уртаклашты СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы, аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин.

Бүген, 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне дә билгеләп үтелә. Безнең республикада ВИЧ-инфекцияне тикшерү өчен экспресс-тестирование системасы да эшләп килә. Мондый анализ тапшыручыларның саны 30 процентка җитә. Ел саен үз теләкләре белән анализ тапшыручыларның саны арта икән.

– Әле кичә генә үзебезнең үзәктә, регистратура яныннан узган вакытта, бер кызның анализ нәтиҗәләре алганын күрдем. Аның нәтиҗәләре тискәре иде. Ул төне буе анализы нинди булыр икән, дип борчылып чыккан. Аның анализ нәтиҗәләре алгандагы шатлыгын күрсәгез! Бү күпмедер күләмдә безнең эш, ВИЧ-инфекция йогу ихтималы турында сөйләүнең нәтиҗәсе дә. Әлеге кешене безгә килергә нәрсәдер этәргәг бит инде. Ул маникюры стерильләштерелмәгән инструментлар белән ясалганына шикләнгән. Кеше, үзендә ВИЧ-инфекция барлыгын белгәч, үз эченә кереп бикләнмәве, үзеңне ничек тотарга, ничек дәваланырга, нинди дарулар кулланырга кирәклеген белергә тиеш. Элек ВИЧны үлемгә китерә торган авыру, дип уйлаганнар. Ләкин бу алай түгел, – ди эксперт.

Хәзер яшьләр арасында ВИЧ-инфекция аз ачыклана икән. Бүген бу вирус күбесенчә 30-50 яшьлекләрдә күзәтелә.
Үзәкнең ышаныч телефоны: 8843 238-43-70.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев