Логотип Идель
Татарстаным бар!

ИНИЦИАТИВАҢ БУЛСА, ЯРДӘМ БУЛАЧАК!

Татарстанда инициативалы яшьләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Безнең республикада гына да 68 яшьләр берләшмәсе, 500 балалар оешмасы бар. Үзеңнең сәләтеңне күрсәтеп, андагы бәйге-чараларда катнашып кына өлгер! Бу оешмаларда 100 мең актив балалар һәм яшүсмерләр даими үзләрен күрсәтә икән инде. Син дә читтә калма!
Татарстандагы яшьләр оешмалары саннарда:

  • 217 яшүсмер клубы

  • 28 яшьләр үзәге

  • 41 «Форпост» үзәге

  • 57 хәрби-патриотик берләшмәсе.





Владимир Леонов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры:

– Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә барысы да идеаль түгел, әлбәттә. Ләкин яшьләргә барыбер ярдәм күрсәтелә. Мисал өчен, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале хәзер ЮНЕСКО эгидасы астында уздырыла. Ә «Сәләт» оешмасы Ислам бердәмлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

«Студентлар лигасы», «Балалар оешмалары советы», Аграр яшьләр берләшмәсе, «Сәләт», «Созвездие-Йолдызлык» кебек оешмаларны Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Әгәр «Сәләт» аланнары аша ел саен 20 мең яшь кеше узса, «Йолдызлык» конкурсында катнашучыларның саны 70 меңгә җитә.



Әлбәттә, Татарстанда яшьләр өчен оештырылган проектлар моның белән генә чикләнми. «Кадрлар резервы» яшь лидерларны сайлап алырга, үстерергә булыша. 8 ел дәвамында тормышка ашырылып килгән проект социаль һәм карьера лифт вазифасын үти. «Безнең Татарстан» форумы исә һәр яшь кешегә үз проектын тәкъдим итәргә, үзе турында белгертү мөмкинлеген бирә. 7 ел эчендә аның оештыручылары аша 6700 проект узган, 112се тормышка ашырылган.

«Яшел фитнес» дип аталган спорт проекты һәркемгә парк-скверларда, ачык һавада бушлай 15 спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 3 ел дәвамында «Яшел фитнес»ка 100 мең катнашучы кушылган. Анда йөреп, махсус карта алып, баллар туплау мөмкинлеге дә бар.

«Сәләтлеләр Университеты» 12-30 яшьлек сәләтле балалар һәм яшьләр өчен 6 юнәлештә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге дә. Ел саен Татарстанда 1200-1500 яшь кеше төрле конкурс-ярышларда җиңеп чыга. Нәкъ менә аларны «Сәләтлеләр Университеты»нда тагын да үстерәләр дә инде.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев