Логотип Идель
Спорт

ТАТАРСЫЗ "РУБИН" vs ТАТАРЛЫ "ЗЕНИТ" (видео)

Бүген “Рубин” футболчылары Россия Премьер-лигасының өченче турында “Казан Арена”да Санкт-Петербургның “Зенит” командасы белән көч сынашачак. Матч 20.00 сәгатьтә башлана. 

Уенны стадионда 20 меңнән дә ким булмаган тамашачы карар дип фаразлана. Матч мавыктыргыч булачак. Чөнки бүгенге уенда җиңүченең турнир таблицасында беренче урынга күтәрелү ихтималы бар. Ул гына да түгел, Казанда тәрбияләнгән футболчы Эльмир Нәбиуллин бүген беренче тапкыр “Рубин”га каршы чыгыш ясаячак.

Шунысы игътибарга лаек: “Зенит”та бүген ике татар егете уйный, ә “Рубин”да андыйлар берәү дә юк.

Санкт-Петербургтагы икенче татар – Далер Кузяев. Чаллыда татар гаиләсендә туган 25 яшьлек футболчыны татарчалаштырып Дәлир Хуҗаев дип атаучылар сирәк булыр, әлбәттә. Әмма футболчы үзенең татар булуын яшерми.

– Мин татар. Әти-әнием – татарлар, – дип белдергән Далер Кузяев.

https://www.youtube.com/watch?v=JuVwvLExyAY

Далерга 3 яшь вакытта аның гаиләсе Оренбургка күченгән, ул шунда футбол белән шөгыльләнә башлый. 14 яшендә “Зенит” академиясенә эләгә. Хәзер инде аның өч ел Премьер-лигада һәм ил җыелмасы составында Дөнья чемпионатында уйнау тәҗрибәсе, Россиянең атказанган спорт остасы дигән исеме бар.

Тагын бер кызыклы факт: Далер Кузяевны Корбан Бердыев “Рубин”да күрергә теләве дә мәгълүм. Әмма “Зенит” җитезрәк булып чыкты.

...Бүгенге матч кемне җиңүче итәр: составта татар футболчылары булган “Зенит”нымы, әллә үз шәкертенә (“Зенит”ның баш тренеры Сергей Семак “Рубин”да Бердыев кул астында уйнаган иде) каршы уйнаучы тәҗрибәле остаз командасынмы? Сорауга җавапны кичке сәгать 10 тулганда белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев