ТАТАРСТАН СПОРТ КЛУБЛАРЫ: РУБИН (оешу елы – 1958)

Республикабызда иң яраткан, иң популяр спорт төре хоккей булуга карамастан, Татарстанны дөньякүләм таныткан бренд шулай да – «Рубин» футбол клубы.

Казанда футбол тарихын 1907 елдан башлап санарга кирәк. Нәкъ менә шушы вакытта башкалада беренче рәсми уеннар үткәрелә. 1911 елда Иске Аракчино бистәсендә даими рәвештә футбол буенча күнегүләр уздырыла башлый. Рәсми уеннар исә кагыйдә буларак Арча кырында оештырылган (хәзер бу урында «Хезмәт резервлары» («Трудовые резервы») стадионы урнаша).

Казанның беренче «суперклубы» – «Яхт-клуб» командасы. Казан тарихында шәһәрара уенны да беренче булып «Яхт-клуб» уздыра (Симбирск командасын казанлылар 4-1 исәбе белән оталар).

Тагын бер билгеле команда – «Флорида». «Флорида» – 1920 нче елларда Идел буе регионының иң көчле клубларыннан санала. Казан җыелмасы составында да «Флорида»ның берничә уенчысы уйнаган; алар хәтта ике тапкыр (1922, 1924) РСФСР чемпионатында өченче урын алганнар. 1926 елда «Флорида» таратыла, аның урынына «Динамо» футбол клубы оештырыла. Бу команда шулай ук РСФСР чемпионатында өченче урын ала, СССР Кубогының 1/4 финалы этабына кадәр барып җитә. Ләкин Казан «Динамо»сының тарихы озакка бармый, нәтиҗәләрнең түбән булуы сәбәпле команданы 1949-50 елларда таркаталар.

[caption id="attachment_15010" align="aligncenter" width="640"] Казанда футбол ярышлары[/caption]

1930 нчы елларда С.П.Горбунов исемендәге 22 нче Казан авиация заводы командасы оеша. Завод хәрби булганга, аның командасының исемен дә еш алыштырып торганнар (серлелек режимы – ни эшләмәк кирәк!). Ленин районы командасы (п/я 747), «Крылья Советов», «Искра» (1958 елдан) һәм, ниһаять, «Рубин» (1964тән башлап). Команда 1948 елдан башлап РСФСР чемпионатында катнаша. 1940-50 нче еллардагы «йолдызлы» уенчылар – Виктор Бойков, Арам Мусаилов, Григорий Руненков, Иван Ноктиков, Булат Хажиев, Константин Сундатов.
Ни өчен «Рубин»? Беренче фикер (рәсми): рубин ташы хөрмәтенә. Икенче фикер: Казан авиация заводында җитештерелгән хәрби самолетларына «Рубин» радиолокация станцияләре куелган, шулар хөрмәтенә командага исем биргәннәр, ләкин серлелек бу фактны яшерергә мәҗбүр итә.

1958 елдан башлап мастерлар командасы оеша (СССРда хәзер без профессионаллар дип атаган командаларны шулай дип атаганнар). СССР чемпионатының «Б» классы киңәюе нәтиҗәсендә аның беренче зонасына «Искра» командасын да кабул итәләр. «Рубин»ның рәсми тарихына беренче таш салына.

[caption id="attachment_15011" align="aligncenter" width="1142"] «Искра»ның бер уенына программка[/caption]

1958-1971 елларда команданың баш тренеры булып Николай Иванович Сентябревны куялар. Бу дәвер клуб тарихында «Сентябрев дәвере» исеме астында урын алган. Сентябрев җитәкчелегендә «Искра», ә бигрәк тә «Рубин» шактый уңышлы чыгыш ясый, җирле яшь футболчыларга нигезләнеп төзелгән команда хәтта «А» классының икенче зонасына күтәрелә, аздан гына беренче группага күчеп, илнең югары лигасына эләкми кала.

[caption id="attachment_15012" align="aligncenter" width="507"] «Рубин»-1958[/caption]

Сентябрев баш тренер булган вакытка командага «Рубин»ның СССР чемпионатлары тарихында иң танылган футболчысы – Виктор Колотов килүе туры килә.

Юдино бистәсендә туган Виктор Колотов «Рубин»га 1968 елда уйный башлый. Үзенең актив, дәртле уены белән Виктор шундук илнең иң яхшы клубларының игътибарын җәлеп итә. Бөтен илне, Европаны куркытып торган Киев «Динамо»сы башкаларга караганда өлгеррәк булып чыга. Колотовның «Динамо»дагы карьерасы үтә дә уңышлы булып чыга егетнең: 6 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр СССР Кубогы, УЕФА Кубок җиңүчеләре Кубогы, УЕФА Суперкубогы җиңүчесе, Европа чемпионаты, Олимпия уеннары медалисты. Хәтта «Динамо» капитаны итеп тә куялар аны, абруен танып. СССР җыелмасының Европа чемпионатларында иң яхшы бомбардир исемен дә Татарстан егете йөртә. СССР берлекләре тарихында «Рубин»нан җыелма составына эләккән бердәнбер футболчы да Виктор Колотов.

[caption id="attachment_15013" align="aligncenter" width="737"] Виктор Колотов[/caption]

[caption id="attachment_15014" align="alignright" width="218"] Николай Сентябрев[/caption]

Колотовның «Динамо»га китүе, берничә төп уенчының карьераларын тәмамлавы, Сентябревның китүе – болар барысы да «Рубин»ның үсешен тоткарлыйлар, клуб икенче лигага төшеп китә. (1972-1996) еллар аралыгы – локаль уңышлар һәм уңышсызлыклар вакыты. Бу дәвергә команданың авыр вакытлары, 14 ел буе тоташтан икенче лигада уйнау, исем алыштыру («Рубин»-ТАН исеме астында команда ике ел уйный). Ике лига арасында йөргән «Рубин» 1990 еллар уртасына бөтенләй спонсорсыз, уенчыларсыз диярлек кала.

Ул вакыттагы Казан мэры Камил Исхаков булышлыгыннан башка без белгән «Рубин» мөмкин булмас иде.

1997 елда «Рубин», ниһаять, беренче лигага, 2002 елда Премьер-лигага күтәрелә.

2001 елда «Рубин»ның тере легендасы Корбан Бердыев баш тренер вазифаларын үти башлый. Бердыев дәвере – «Рубин»ның иң уңышлы чоры: 2 чемпионлык, 2 бронза медале, Россия Кубогы һәм 2 Суперкубогына өстәп, команда Европа ареналарында шактый уңышлы чыгыш ясады.

«Рубин» турында хәзер инде Россиядә генә түгел, Европада да («Барселона» җиңүчесе буларак).

[embed]https://youtu.be/BasEybWmoSs[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
589
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1459
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1494
0
0