Логотип Идель
Спорт

МАРТАНЫ БҮЛӘГЕ КРЕМЛЬДӘ ТАПТЫ

Пхенчхандагы уңышлы чыгыш уңаеннан бәйрәм дәвам итә – бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Паралимпиада уеннарында өч медаль яулаган чаңгычы һәм биатлончы Марта Зәйнуллинага “Дуслык” ордены тапшырды.

Язмыш сынавы


Язмыш Мартаны үсмер вакытта ук сыный. Түбән Камада күп балалы гаиләдә туып үскән кызның 14 яшендә боты авырта башлый, аңа яман шеш диагнозы куела, Марта озак вакыт хастаханәдә ята. Ахыр чиктә аның бер аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Протез үзәгенә баргач белгечләр әлеге кыз турында танылган тренер Ирина Поляковага хәбәр итә. Шулай итеп, сәламәт вакытында дзюдо белән шөгыльләнеп, беренче елда ук Татарстан беренчелеген откан кызга зур спортка юл ачыла.

Пхенчханда узган Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина зур уңышка иреште: 27 яшьлек спортчы чаңгы ярышы һәм биатлонда өч медаль – биатлонда 10 чакрым арага көмеш, чаңгы ярышында (5 һәм 1,1 чакрым) ике бронза отты.

– Медаль отмасам, дус кызлар бүлмәгә кертмибез, дип кисәтте, – диде уенын-чынын бергә кушып Марта Зәйнуллина аэропортта каршы алган вакытта журналистларга.

Сүз уңаеннан, Пхенчханнан кайткан вакытта аны йөзләгән тамашачысы, рәсми атлар, кызы Айла һәм игезәк туганы Марат та каршы алган иде.

Кызымны сагындым




“Кореяда бар да яхшы. Әмма кызым Айланы сагындым. Аңа бит әле 2 яшь тә 4 ай гына”, – дип сүзен дәвам итәр ул чагында Марта. – Шул гомер әнисеннән башка ничек торды икән, дисезме? Миңа нык үпкәләгәндер инде (елмая). Айла мин югында әнием белән иде, шалтыратышып тордык.

Айла әнисенең Паралимпия медальләре отуын аңлап бетерми икән әле. Ул әнисенең каядыр эштә булуын гына белә. “Безне телевизордан күрсәтәләр, хәзер таный башлады инде. Ә медальләр белән уйнау ошый үзенә”, – ди әнисе.

Мартаның кызының исеме нәрсәне аңлата, дисәгез, әнисе әйтүенчә, исемнең җисемендә айлы, ай кебек матур дигән мәгънә ята икән.

– Айла – минем җиңүләргә дәртләндерүчем. Беренче уңышсыз чыгышымнан соң өйгә шалтыраттым, нидер барып чыкмаса да, моның артык мөһим булмавына төшендем. Чөнки кәеф күтәренкелеге өйдә көтә иде! – ди Марта.

Батырлык


[caption id="attachment_25649" align="aligncenter" width="4217"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

[caption id="attachment_25650" align="aligncenter" width="658"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Олимпия һәм Паралимпия уеннары вакытындагы сәяси вазгыятькә карамастан, Россия спортчыларының җиңүгә булган дәрте уңышларга китергән.

– Мартаның батырлыгы алдында чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде Президент. – Өч медаль – зур уңыш. Бу сезнең осталык, җиңүгә ышаныч, максатчанлык нәтиҗәсе. Горурланабыз.

– Таяныч һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт, – диде Марта бүген Кремльдә узган чарада. – Көчле дәүләт ярдәмен тою бик мөһим.
P.S. Татарстанда даими рәвештә спорт белән 42,5 мең инвалид шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев