Логотип Идель
Спорт

КҮРШЕҢ КЕМ - БЕЛӘСЕҢМЕ? /ФОТО, ВИДЕО/

Теләсә кайсы спортчыга ярдәм, таяныч, хуплау кирәк. Дуслар буламы ул, остазмы, ... күршеләрме.

Әле яңа гына Пхенчхан олимпиадасы чемпионкасы булган Алинә Заһитова тумышы белән Ижаудан. Әтисе, хоккей остазы Илназ һәм әнисе Ләйсән кызны фигуралы шуу белән шөгыльләнергә Әлмәт шәһәренең “Юбилейный” спорт сараена бирәләр. Ахыр чиктә кыз Мәскәүгә, Этери Тутберидзе төркеменә эләгә, әмма өч ай узуга остазы Этери аны “күнегүләрдә тырышлык күрсәтмәгәне өчен” куып чыгара. Шактый авыр җәрәхәттән соң (аяк сыну) өстәмә күнегүләр һәм хуплау кирәк булган кызчыкны Этери шулай да икенче тапкыр сынап карарга була, яңадан үз төркеменә ала. Һәм менә нәтиҗә – агымдагы сезонда җиңелү белмәүче диярлек Алинә Олимпия уенарының да алтын медален яулады. Икенче урында – шулай ук Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнүче Евгения Медведева.

Монда күршеләр турында инде бит башсүз, ниткән күршеләр инде ул, дисеңме? Алинәнең җиңүеннән соң аның белән бер подъездда яшәүчеләр керү ишеге өстенә менә шундый кулдан ясалган плакат элгәннәр. Гәрчә хәзерге вакытта яшь спортчы әбисе белән Мәскәүдә яшәсә дә. Алинә – булдырдың, афәрин! Күршеләр – шулай ук.

https://www.youtube.com/watch?v=A3XASkObo1I

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев