Логотип Идель
Спорт

ГАУГАЛЫ САБАН ТУЕ

Чабаксарда 7 июль көнне узган Сабан туенда бу юлы да Татарстан Президенты исеменнән баш батырга машина вәгъдә иттеләр. Мондый традиция инде берничә ел дәвам итә һәм, сер түгел, пәһлеваннар әнә шуны отарга дип бара. Килешмәүчеләр дә табылыр, тик бүген егетләрне баш батыр исеме һәм тәкә белән генә кызыктырып булмый. Чабаксардагы бәйгенең нигезләмәсенә алдан ук болай дип язып куялар: Татарстан көрәшчеләре баш батыр исеме өчен бил алыша алмый. Оештыручылар мондый шарт куюларын башка төбәкләрдә дә көрәш үсешен кайгырту, андагы егетләрнең күңелен күрү белән аңлата. Бәхәсле мәсьәлә, әмма сүзебез ул хакта түгел. 

Чуашстан башкаласында исә Татарстан егетләре федераль сабан туеның күпчелек үлчәү категорияләрендә җиңеп чыга, шуның өчен бүләк ала һәм чыгышын тәмамлый. Аннан соң исә иң кызыгы – баш батыр өчен бәйге башлана. Үз категорияләрендә батыр булган Татарстан көрәшчеләре урынына икенче калган егетләр чыга. Баш батыр исемен Мари Иленнән Муса Галләмов яулый. Аңа тәкә бирәләр, ә төп бүләк дип саналган машина иясен лотерея ярдәмендә ачыклыйлар. Бәхәс чыгарган икенче мәсьәлә әнә шуның белән бәйле. Ярыш нигезләмәсендә өч оешма – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Чувашстан көрәш федерациясе һәм Россия көрәш федерациясенең мөһерләре тора.

[caption id="attachment_28019" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.tatar[/caption]

[caption id="attachment_28018" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.tatar[/caption]

...Көрәш журналисты, “Ялкын” журналы хәбәрчесе Фәрит Салихов заманында үзе дә бил алышып йөргән егет. Аның җавабын тыңладык.

– Бу ямьсез күренештән тулысынча котылып булмый, әмма киметергә мөмкин. Машина кебек зур бүләк хуҗасын жирәбә белән ачыклау, һәр әйләнештә парларны бау тотынып билгеләү ярдәм итәчәк. Федераль Сабан туе батырларын биш ел баш батыр өчен алышка кертмәү дә проблеманы хәл итүнең бер юлы, – ди ул. – Шәхсән үзем һәр авырлык үлчәвендә җиңү яулаган көрәшчеләрне бердәй тигез хөрмәт итәм, көрәш осталыкларына сокланам. Ләкин бүген 60-80, хәтта 90 килограмм авырлык белән Федераль Сабан туенда баш батыр калып булмый. Шулай булгач, зур призлы Сабан туйларында бәлки жирәбә системасы бик кулай алымдыр. Җиңел көрәшчеләрнең үз гомеренә бер (ел саен өч-дүрт түгел) машина отасы киләдер бит. Ә баш батыр өчен аерым көрәш узарга тиеш. Даны ни тора бит, саллы тәкә белән мәйдан әйләнү рәхәтлеген әйткән дә юк.

Язманы тулысынча “Ватаным Татарстан” газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев