Логотип Идель
Спорт

ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ: АЗ ГЫНА КАЛДЫ

Россиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатының 58 уены узды, җәмәгать!

Әлегә безнең чемпионатта барысы 151 гол кертелгән (бер уенга уртача 2,6 туп). 2014 елда Бразилиядә үткән дөнья чемпионатында барысы 171 туп кертелгән иде (дөнья чемпионатлары арасында рекорд бу). Россиядәге берлекнең 20 туп кертеп, әлеге рекордны кабатлар өчен тагын 6 уены калды.

Дөнья чемпионаты-2018дә бер генә булса да туп кертүчеләр арасына кичәге уеннардан соң тагын ике яңа исем өстәлде – бельгияле Кевин де Брюйне һәм бразилияле Ренато Аугусто Россия футбол кырларында гол керткән 100нче һәм 101нче уенчы булдылар.

Дөнья чемпионатының статистик күрсәткечләре әлегә болайрак:


* иң нәтиҗәле уенчылар:

1. Һарри Кейн (Англия) – 6 туп

2. Ромелу Лукаку (Бельгия) – 4 туп

3. Криштиану Роналду (Португали) – 4 туп

Монда иң кызыгы шул – Һарри Кейн 5 тапкыр тибеп 6 туп керткән. Һарриның җыелмасы Панама белән уйнаган вакытта Кейнның командадашы типкән туп, һөҗүмченең үкчәсенә тиеп, воротага кергән.

* иң нәтиҗәле җыелма: Бельгия – 16 туп

* атакалар саны буенча иң яхшы җыелма: Бразилия – 292 атака

* паслар бирү буенча иң яхшы җыелма: Испания – 3120 уңышлы туп бирү

* сакта иң яхшы команда: Россия – 196 сакчыл гамәл.

#WorldCup

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев