Логотип Идель
Спорт

БИАТЛОН ТАТАРСТАНГА ӘЙЛӘНЕП КАЙТТЫ /ФОТО/

Татарстанда соңгы тапкыр биатлон буенча республика беренчелеге 2015 елда узган. Ул вакытта ярышларны Казан читендәге Чебакса бистәсе чаңгы трассасында үткәргәннәр иде. Шуның белән онытылды: кызыксынучылар кимеде, финанс ярдәме дә булмады һәм ярышлар да узмады...

Боз кузгалды


Татарстан Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең соңгы елларда зурдан кубып сөйләрлек дөньякүләм уңышлары бар. Ләкин чаңгы спорты буенча гына. Яшерен-батырын түгел, биатлон берникадәр күләгәдә калып килде. Һәм, ниһаять, федерациянең әлеге спорт төренә карата да йөз белән борылуын күрәбез. Әйтик, 2017-2018 елгы сезонда федерация биатлон үсеше өчен 2 миллион сумнан артыграк акча бүлеп биргән. Аның күпчелек өлеше Татарстанның биатлон җыелмасы чыгымнары өчен тотылса, саллы гына өлеш – 842 мең сум күләмендә акча Дәрвишләр бистәсендәге “Барс” мәктәбенә бирелгән.



Әйе, Казанда хәзер биатлон белән шөгыльләнү өчен спорт мәктәбе дщ бар. Кышкы спорт төрләре буенча “Барс” дип аталган балалар һәм үсмерләр мәктәбе каршында биатлон өчен ату урыны узган елның 2 декабрендә ачылган иде. Биредә ун мишень җайланма урнаштырылды, күнегүләр уздыру өчен өстәмә пневматик корал да сатып алынган.

Нәтиҗәдә, Татарстанга биатлон буенча республика беренчелеге кабат әйләнеп кайтты.

[gallery link="file" size="medium" ids="25481,25483,25479,25495,25494,25496"]

Ике көнлек ярыш


28-29 мартта Казанның Нагорный бистәсенәге трамплиннар комплексы биләмәсендә уза торган республика беренчелеге Татарстанда балалар биатлонын үстерергә этәргеч ясаячак. Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе, “Барс” спорт мәктәбе тарафыннан оештырылган бәйгедә 2003-2006 елгы үсмерләр җитезлектә һәм төзлектә сынаша.

Катнашучыларны спринт һәм индивидуаль узышлар көтә. Бүгенге ачылыш тантанасыннан соң беренче узышлар старт алды да инде. Беренче көндә индивидуаль узышлар үткәрелсә, иртәгә спринт төре буенча җиңүчеләр ачыкланачак.

Ярышлар, катнашучыларның яшенә карап, ике категория буенча үткәрелә – 2003-2004 елгылар үзара көч сынашса, 2005-2006 елда туганнар өчен бераз кыскарак ара каралган.

Шулай итеп, Татарстан беренчелегендә 8 комплект медаль үз ияләрен табачак. Иртәгә ярышлар иртәнге сәгать 10да башланачак.

[gallery link="file" size="medium" ids="25484,25485,25486,25487,25488,25489,25490,25491,25492"]

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев