Логотип Идель
Спорт

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫ ПРИЗЛАРЫНА ЯРЫШ ТӘМАМ! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

13 октябрьдә көн уртасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар төгәлләнде. Җиде көрәшчесенең бишесе финалга чыгу һәм аларның икесе чемпион исемен яулау Теләче районы командасына җиңү китерде.

Исегездә булса, узган елгы турнирда Зәй командасы – беренче, Теләчеләр исә икенче мактау баскычына күтәрелгән иде. Быел командалар урыннарын алмашты, ә Кукмаралар бушаткан өченче урынга Актаныш командасы күтәрелде.

Турнирда ике көн дәвамында республиканың 300гә якын иң көчле көрәшчесе бил алышты. Узган елгы чемпионнарның икесе – Ренас Кәлимуллин белән Илмир Төхвәтуллин гына үз титулларын саклап кала алды. Былтыргы җиңүчеләрнең бишесен – Фирзәр Гыйниятуллин, Ислам Фәләхов, Раил Нургалиев, Радик Сәлахов белән Сергей Павликны бүләк алучылар арасында күрдек.


Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары:


60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

1. Раббани Нургалиев (Актаныш).

2. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче).

3. Ильмир Камалиев (Яшел Үзән).

3. Зөлфәт Хәмидуллин (Зәй).

70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

1. Динар Кәримуллин (Теләче).

2. Артур Сафин (Мөслим).

3. Ислам Фәләхов (Алабуга).

3. Булат Юнысов (Мамадыш).

80 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

1. Ренас Кәлимуллин (Зәй).

2. Артур Зөлкәрнәев (Теләче).

3. Марат Кәримов (Лаеш).

3. Ренат Шәйхетдинов (Минзәлә).

90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

1. Ильмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе).

2. Айгиз Зәйнетдинов (Теләче).

3. Айрат Сәмигуллин (Әлмәт).

3. Айрат Хәйруллин (Балтач).

100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

1. Ришат Гайнетдинов (Минзәлә).

2. Элдар Хәмитов (Зәй).

3. Айдар Алтынбаев (Әлмәт).

3. Марат Миначев (Аграр университет).

130 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

1. Муса Галләмов (Теләче).

2. Радик Сәлахов (Зәй).

3. Раил Нургалиев (Биектау).

3. Валерий Рафиков (Актаныш).

130 килограммнан югары авырлык үлчәвендә:

1. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).

2. Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).

3. Сергей Павлик (Зәй).

3. Рөстәм Йосыпов (Әлмәт).

Командалар арасында:

1. Теләче.

2. Зәй.

3. Актаныш.

4. Әлмәт.

5. Арча.

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары






















































































ТАГЫН УКЫРГА:


АВЫЛЛАР БИЛ АЛЫША /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев