Логотип Идель
Спорт

АЛИНӘ ЗАҺИТОВАНЫҢ ЯҢА ДУСТЫ - МАСАРУ

Кызларга иң яхшы бүләк нәрсә? Вера Брежнева менә бриллиантлар дип уйлый. Ләкин безнең башка җавабыбыз бар – көчек!

Пхенчхандагы олимпия уеннарының фигуралы шуу буенча чемпионы Алинә Заһитова уеннар тәмамлануыннан соң биргән бер интервьюсында үзенең хыялы – акита-ину токымлы эт икәнлеген сөйләгән.

Акита-ину токымына ул Олимпия уеннары алдыннан Япониянең Нагоя шәһәрендә узган җыеннар вакытында гашыйк булган. Этләрнең журналдагы фотоларын күреп, акита-ину белән һәвәсләнгән Алинә әти-әнисеннән әлеге токымлы эт баласын бүләк итүләрен үтенгән. Ләкин тегеләре бу үтенечне тормышка ашырырга ашыкмаган – спортчы кызның Мәскәүдәге кысан фатирында көчектән тыш та шактый гына хайваннар яши: бер песи һәм ике шиншилла. Ләкин тантаналы Уеннардан соң Алинәнең фатир мәсьәләсе хәл ителәчәк, дигән сүзләр йөри башлады. Алинә моны үзе дә раслады. Бер мәсьәлә хәл ителгәч, икенчесен дә сузу яхшы түгел бит инде.

Алинәгә ярдәмгә рус фигуралы шуучы кызларына мәхәббәтләре белән танылган японлылар килгән. 16 яшьлек Олимпия уеннары чемпионының теләген үтәми калу мөмкин эшмени??? Көчекне Алинәгә ике ай элек үк күрсәткәннәр иде, ләкин тиешле кәгазьләр һәм сертификатларны әзерләү шактый озакка сузылган. Һәм менә, ниһаять, Алинәнең хыялы тормышка ашкан: 26 май көнне Мәскәүдә, “Метрополь” кунакханәсендә Масаруны (япончадан “җиңү” дип тәрҗемә ителә) яңа хуҗабикәсенә тапшыру тантанасы узды. Көчек бик тә уйнак, кеше һәм камералар игътибарыннан бер дә тартнып тормый. Шулай булмыйни – Олимпиада җиңүчесенең эте башка төрле булырга мөмкинме соң?!

Алинә эт баласының исемен руслаштырмаячагын, шул килеш калдырачагын әйтте. Шулай ук кыз мәртәбәле кунаклар – Акита-ину токымының чисталыгын саклау ассоциациясе башлыгы Эндо Такаси һәм Япония премьер-министры Синдзо Абэны (көчекне Алинәгә нәкъ менә алар тапшырды) алар Масаруны ышанычлы кулларга тапшыруларын белдерде. Алинщ Заһитова көчекне әле шугалакка алып барып, тимераякларга куярга да җыена икән. Ә бәлки, гомумән, уртак номер башкарырлар?

Акита-ину токымының дөньяда иң танылган вәкиле – Япониядә тугрылык символы булып торган Хатико атлы эт. Аның хуҗасы, Токио университеты профессоры Хидэсабуро Уэноны көннәрдән-беркөнне эш урынында йөрәк өянәге суга. Табиблар профессорны коткарып кала алмыйлар. Үзенең хуҗасын тимер юл станциясеннән каршы алырга күнеккән эт аның үлеменнән соң 9 ел буена шул урынга көн саен килеп йөри. Хатико тарихы буенча ике фильм төшерелгән. Шуларның икенчесе, баш рольне Ричард Гир башкарганы этне бөтен дөньяга таныта. Шулай ук әлеге токымлы эт Россия президенты Владимир Путинда да бар. Юмэ кушаматлы этне аңа Россиянең Япониягә 2012 елдагы җир тетрәү һәм цунами фаҗигаләрен кичеп чыгудагы ярдәме өчен тапшырганнар.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев