Логотип Идель
Шәхес

"БЕЗГӘ АКЧА СУЗМАГЫЗ - КУЛ СУЗЫГЫЗ"

Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында тормышка теше-тырнагы белән ябышып, һәр көннән тәм табып яшәүчеләр булуы сокландыра. Яр Чаллы кызы Лилия Лотфрахманова да – барыбызга да үрнәк булырдай кыз. Физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, югары уку йортында укый, бизәнү серләрен белә һәм программист булырга да өйрәнә әле! Булганнан бар да була, дип белми әйтмиләр шул инде.


Әле күптән түгел генә ул Казан IT-паркы үткәргән inIT курсларын (физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен IT юнәлеше буенча махсус курс) тәмамлаган. Башта аның бик тә Казандагы курсларга эләгәсе килә. Тик Татарстан башкаласында яшәмәгәч, анда бару мөмкинлеге булмый аның. Тик теләгән кешегә Ходай юлын ача бит ул. Күп тә үтми мондый курслар Яр Чаллы шәһәрендә дә эшли башлый. 100гә якын кеше гариза бирә. Алар арасыннан бары тик 16сы гына сайлап алына. Һәм алар арасына Лилия дә эләгә!


Шушы курсларга кадәр Чаллы кызы IT-сфера белән бөтенләй таныш булмый диярлек. Бу юнәлеш аңа өр-яңа булу сәбәпле, уку бераз катлаулырак булган.


– Дөресен әйтим, бу курслар авыр иде. Тик шулай да анда күп нәрсәгә төшендем, алар файдага гына булды. Гариза тапшырганда «эш белән тәэмин итәчәкләр» дигән пункт та бар иде. Минем эшкә урнашасым килгәч, «бәлки минем булып чыгар, конкурс аша узармын, эш тә табармын», дип уйладым. Ни кызганыч, әлегә эш таба алмадым. Дөрес, эш белән тәэмин итүчеләр әледән-әле чакыра. Тик бу сфера әле минем өчен бераз чишелмәгән, серлерәк булып кала бирә. Ә эшкә урнашу өчен программалаштыру телләрен шәп белергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин өйдән утырып эшләргә теләр идем, – ди Лилия.


Кызга җиде яшь булганда, ул аксый башлый. Аңа операция ясыйлар. Үзе ул шул медицина ярдәм итә алмады, дигән фикердә. Тик ул операцияләр булмаса, хәзер Лилиянең хәле ничек булыр иде икәнлеген әйтүе кыен.



«Өч ай гына аз»


Үзен программалаштыруда чарлаудан тыш, Лилия дистанцион программа буенча ТИСБИ университетында юрист булырга укый. Тиздән ул дәүләт имтиханнарын тапшырырачак. Тик аның күңеленә барыбер дә IT-өлкә якынрак. Укуны тәмамлаганнан соң, ул эш табарга хыяллана.


– Программалаштыру телләре минем өчен җиңел түгел. Курсларга бирелгән шушы кыска гына вакыт эчендә аларны тулысынча үзләштереп бетереп булмый. Минем кебек, IT юнәлешен әле өйрәнә генә башлаучыларга да, җиңел булмады. Тик шулай булса да, әлеге курсларга барырга бер дә курыкмадым. Бернинди каршылык та, киртә дә тоймадым. Бу бит – үзенә күрә бер тәҗрибә. Бары тик проектны яклаганда гына бераз каушадым. Минем проектым визаж юнәлешенә багышланган иде. Үзем дә визаж белән кызыксынгач, аңа багышланган сайт ясарга булдым. Әлеге сайтта курслар тәкъдим ителә, укуның расписаниесе күрсәтелә. Бу бары тик өйрәнчек, проект өчен эшләнелгән сайт кына, – ди Лилия.


Ул визаж юнәлеше буенча күпмедер укыган, хәзер макияж буенча белемнәрен артырырга тели. Әлегә ул дус кызларын бизәндерә. Киләчәктә махсус белем, сертфиикат алып, профессиональ дәрәҗәдә эшлисе килә аның.


“inIT” курслары ярдәмендә Лилия сайтлар ясарга өйрәнгән, программалаштыру телләре турында белгән, яңа кешеләр белән танышкан. Ләкин аңа барыбер мәгълүмати технологияләр юнәлешендә мөстәкыйль рәвештә эшләү авыррак, ярдәмче кирәк икән.


Өч айлык курслар аңа аз булган. 1-2 ел өйрәнсәң, төпле, тулы белем алып булыр иде, дип саный ул. "inIT" курслары бушлай булган, әгәр 1-2 еллык укыту булса, бу күп акчалар таләп итәр икәнлеген дә аңлый Лилия. «Укытуны, оештыру эшләрен яхшы ясаганнар иде. Безне машина белән алып китәләр, өйгә кайтарып куялар иде», – ди Лилия.



«Кайбер кешеләр акча суза»


Курсны тәмамлаган кыз шушы белем алу вакытында физик һәм мораль яктан булган барьерларны җиңеп чыккан. Укытучылары да җайлы, итагатьле мөгамәләдә булган. Атнага ике тапкыр узган дәресләрдә ул дуслар да табып өлгергән. Дуслары, туганнары да Лилиянең шушы курсларга йөрүен хуплыйлар.


“inIT”да укучыларны «Газель» машинасы килеп алган, кайтарып куйган. Анда мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең инвалид коляскаларын турыдан-туры машинага күтәреп куя торган булганнар.


– Кызганыч, Чаллының җәмәгать транспортлары болай җиһазландырылмаган. Аеруча трамвайларның инвалидлар өчен уңайлы булуларын теләр идем. Таксиларга утырганда да проблема туа. Кайвакыт такси чакыртасың, анда колясканы кертеп булмый. Әлбәттә, таксистлар булыша. Тик кайвакыт таксист йөртүчеләр алдында да уңайсыз була. Аллага шөкер, аларның беркайчан да караңгы чырай белдергәннәре юк. Автобусларга килгәндә, алар арасында инвалидлар өчен җайландырылганнары да була. Ләкин кайчакта пандусларны төшермәгән йөртүчеләр дә бар. Ул вакытта моның турында сорарга туры килә. Әлбәттә, кешеләр арасында да төрлеләре бар. «Әйдәгез, булышабыз» дип йөгереп килүчеләре дә, ярдәм кирәк булган чакта битараф калучылар да була. Булышмаучылар белән чагыштырганда, булышучылар күбрәк. Ярдәм итәргә ашкынучыларны күргәч, күңелгә шундый рәхәт булып китә. Ә кайбер кешеләр акча суза. Андыйларны мин аңлап бетермим. Бу – минем өчен бик сәер. Мин бит хәер сорашып йөрмим, мохтаҗ да түгелмен. Алар: «Ачуланмагыз, мин бит чын йөрәктән бирәм», дип әйтәләр. Минем теләгем шул гына: кешеләр минем кебекләргә хөрмәттә булсыннар, кимчелекләренә игътибар итмәсеннәр иде. Гади кешегә караган кебек карасыннар иде. Чөнки кайберәүләр жәлләп карый, ә безгә алай карарга кирәкми, – дип уртаклаша Лилия.


Безне жәлләргә кирәкми, дисә дә, физик мөмкинлекләре чикле булучыларга яшәү бер дә җиңел түгел. Хәзер кызны биналардагы пандусларның дөрес урнаштырылмавы борчый. Мисал өчен, Лилия яшәгән йорт подъездында да пандуслар начар, төшәр өчен ярдәм сорарга да туры килә икән.



Иң зур хыялы – сәяхәт итү!


Сөенечләре, көенечләре – барысы белән дә Лилия әнисе белән уртаклаша. Ул – аның өчен киңәшче дә, сердәшче дә, дус та. Аның хыяллары бар: укуын яхшы гына тәмамларга һәм сәяхәт итәргә. Бөтен дөньяны урап чыгу – иң зур теләге шул аның. Былтыр ул әнисе белән беренче тапкыр чит илгә – Төркиягә диңгездә ял итәргә барган.


– Миңа анда барысы да ошады. Тик башка илләрне дә күрәсе килә. Төркиядә каядыр бару, транспорт белән бернинди дә проблема булмады. Андагы халык бик ачык күңелле, безгә һәрчак ярдәм итеп тордылар. Әгәр Россия белән Төркияне чагыштырсак, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә караш аерыла. Мисал өчен, чит илдәгеләр бөтенләй башка. Алар һәрчак елмая, игелекле икәннәре әллә каян күренә, – ди Лилия.




Белешмә:


Яр Чаллы IT-паркында 15 февральдә аерым төркем программистларның чыгарылышы булды. Өч ай дәвамында мөмкинлекләре чикле кешеләр бушлай WEB-программалаштыру серләренә төшенде. Мондый белем бирү “inIT” социаль-белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырылган.




“inIT” курсының чыгарылышы – IT-паркның мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне әзерләүнең өченче тәҗрибәсе. Яр Чаллыда шушы курста укыр өчен Россиянең төрле төбәгеннән 70 гариза кабул ителгән. Һәм бары тик 16сы гына web-разработка буенча бушлай белем бирү курсына кабул ителгән.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Лилиянең шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев