«СӘНГАТЬКӘ ЯШЬ КОМАЧАУЛАМЫЙ»
«Ялкын» тышлыгында бик күп сәләтле яшүсмерләр басылып чыкты. Гыйнвар саны исә үзенчәлекле! Монда без чара, дискәтүкләрнең төп кешесе турында сөйләшәбез. Интервьюыбыз герое музыка мәктәбенә генә йөреп калмыйча, диджеинг белән дә кызыксына. Бәйрәмнәрдә матур сетлар белән сөендерүче Самира турында күбрәк белергә теләсәгез, язманы ахырына кадәр укырга тәкъдим итәм.
2. ФИО: Касыймова Самира Рөстәм кызы
3. Туган көне: 12.11.2011
4. Укый: «ArtHeart» мәктәбендә
– Диджеинг белән шөгыльләнергә нәрсә илһамландырды?
– Мин кечкенәдән музыка белән кызыксындым. Тормышым гомумән шушы өлкә белән тыгыз бәйле. Һәм бервакыт миндә сорау туды: ә ни өчен мин җырларны үзара бер-берсе белән бәйләмим соң?
– Җырлар «сетын» ничек ясыйсың? Яраткан жанрың яисә җырчың бармы?
– Сетлар булдыруга килгәндә, мин башта чараның форматына игътибар итәм. Шуны белгәннән соң, җырлар туплау белән шөгыльләнә башлыйм. Мин үзем меломан. Җырлар мине канатландыра, илһамландыра. Менә бу жанрны яисә җырчыны яратам дип аерып әйтә алмыйм.
– Нинди чараларда диджей буларак катнашканың бар? Дулкынлану хисе булган очракта, аның ничек бетерәсең?
– Минем Таврида.Арт, Ялкын фест һәм башка чараларда диджей буларак катнашканым бар. Һәр чыгыш алдыннан ниндидер дулкынлану хисе сизәм. Алар булырга тиеш тә. Аның белән көрәшергә кирәкми. Берничә тапкыр шушы хисне кичерсәң, бүтән вакытта чыгыш ясау җайлырак булачак, дигән фикердә мин.
– Ничек уйлыйсың, кызларга бу һөнәр туры киләме?
– Минемчә, әлеге һөнәрне хатын-кызныкы яисә ир-атныкы дип әйтеп булмый. Диджеинг ул – беренче чиратта сәнгать! Мәхәббәттәге сыман сәнгатькә яшь комачау итми. Мин җырның барлык тармагын яратам һәм хөрмәт итәм!
– Киләчәктә танылган диджей булыр өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
– Иң беренче чиратта син эш сөючән булырга тиеш. Шулай ук музыкаль зәвыгын һәм стильләрне тоя белү дә кирәк.
– Якыннарың бу үзенчәлекле кызыксынуыңны хуплыйлармы?
– Әйе! Әти-әнием минем бу эшемне уңай бәяли. Һәрвакытта да миңа терәк булып, кирәк вакытта төпле киңәшләрен бирә. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле.
– Диджеинг белән шөгыльләнергә теләүче яшьтәшләреңә син нинди киңәшләр бирер идең?
– Беренчесе – бу юнәлештә ниятләрең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеге турында уйлан.
Икенче киңәш – «Мин һәрвакытта да үсәргә әзерме?» дигән сорауга җавап бир.
Һәм соңгысы – зур эшләр башкарырга әзер бул!
– Киләчәктә дә диджеинг белән шөгыльләнүне дәвам итәргә уйлыйсыңмы?
– Әлбәттә! Иң беренче чиратта, бу минем өчен яратып шөгыльләнә торган һөнәр. Шулай ук кызыксынуларымның бер тармагы дисәм дә, хата булмас. Мин һәрвакыт яңалыклардан артта калмаска тырышам!
– Тагын нинди кызыксынуларың бар?
– Мин үземне киң кырлы шәхес дип атар идем. Диджеингтан тыш мин театр сәнгате, җыр сәнгате һәм йөзү белән шөгыльләнәм. Шулай ук пинг-понг уйнау да миңа рәхәтлек китерә. Музыка мәктәбендә дә укырга өлгерәм!
Фотограф: Алия Зиатдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев