Логотип Идель
ШӘХЕС

ПАБЛО ПИКАССОДАН ЯШЬЛӘРГӘ 7 КИНӘШ 

Пабло Пикассо - иң танылган Испан рәссамы, сынчы, театр рәссамы, керамист, дизайнер.

1. Берәр нәрсәне эшләр өчен, моны эшли алачагыңа ышану кирәк.


“Булдыра алам, дип уйлаган кеше булдыра, булдыра алмыйм дигән кеше - булдырмый”.

Үз-үзеңне нинди нәтиҗәгә көйләсәң, шулай булачак та. Бер нәрсә дә килеп чыкмаячак, дип, үз-үзеңне алдан ук уңышсызлыкка юлыгачагыңа ышандырсаң, сине курку биләп алачак,курку ялгышларга, хаталарга алып киләчәк. Ә менә бар нәрсәнең дә яхшы булачагына ышансаң, баш миең мәсьәләләрне чишәр өчен уйлый башлар һәм син бөтен авыр хәлләрдән дә чыгу юлы булганын аңларсың.

2. Белемеңне арттыр, дөньяга карашыңны киңәйт, мөмкинлекләреңнең чиксез булуын аңла.


“Эшли белмәгән нәрсәгә өйрәнер өчен мин һәрчак үзем белми торган эш эшлим”.

Яңа эшкә өйрәнгәндә чынбарлык белән яшә, бер генә факт, хәрәкәтне дә күз уңыннан ычкындырма. Күпмедер вакыт үз-үзеңне шул рәвешле кысаларда тоту киләчәктә бу эшне артык авырсынмыйча гына эшли алуга китерер.

3. Илһам көтеп ятма, хәзер үк башла.


“Илһам бар, тик ул эш барышында туа”.

Әйе, илһам бар, әмма ул синең янга эш барышында килә. Вакытыңны аны көтеп утырып бушка уздырма. Илһам тәмләткеч кебек, ул бик аз күләмдә ирәк, тик аның ярдәмендә күп нәрсә үзгәрә ала.

4. Күбрәк эшләгән саен, күбрәк нәрсәгә өлгерерсең.


“Гомердә дә эшләргә җыенмаган эшеңне генә иртәгәге көнгә калдыр”.

Еш кына нинди дә булса эшне эшләр өчен теләк, көч юк кебек тоелырга мөмкин. Сылтаулар колы булып яшәүдән туктап, тот та эшлә. Ул гына да түгел, үзеңне шундый гадәт булдыр: бар кеше сылтаулар эзләгәндә син бу эшкә хәзер үк тотын.

5. Дөрес сораулар бир.


“Башкалар булганны күреп, “Ник?” дип сораганда, мин булмаган нәрсәләрне күреп “Ник әле булдырмаска?” дидем”.

Дөрес булмаган сораулар бирү җиңел. Дөрес сораулар бирергә өйрән. Бер генә мисал: үз-үзеңә “бу тәҗрибә миңа нәрсә китерә?” соравын бир. Бер генә тәҗрибә дә файдасыз булмас.

6. Гаепләмә һәм син яшерен матурлыкны күрерсең.


“Баш миеннән котылып, күзләр белән генә эш итеп булса иде”.

Бүгенге көн белән яшә, болай эшләгәндә син әзрәк анализларсың, әзрәк гаепләрсең, нәтиҗәдә, баш миеңне дә әзрәк аптыратырсың.

7. Һәр мизгелдән тәм табып яшәргә әле соң түгел.


“Яшьлекнең яше юк!”.

Җәмгыятькә сиңа ничек яшәргә кирәк икәнлеген өйрәтергә мөмкинлек бирмә, йөрәгеңне тыңла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев