Логотип Идель
ШӘХЕС

МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕ ЯШЬЛӘРНЕ БОРЧЫЙМЫ?

"Мондый чаралар һәрвакытта да яшьләр белән тулы залларда уздырылырга тиеш!" дип тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров сүзен башлады. Ә залда, чыннан да, республиканың танылган җәмәгать эшлеклеләре, язучы, журналист, тарихчылар (барлыгы 15 кеше) белән беррәттән, тамашачылар арасында күпчелекне студентлар тәшкил итте.

Сүз “Татарның үсеш стратегиясе” дип исемләнгән чара турында бара. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев киңәшен истә тотып, Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге татар халкын борчыган темаларны күтәрү максаты белән ай саен дискуссия оештыруга алына. 29 март көнне исә Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында әлеге эшкә старт бирелде.





Түгәрәк өстәл форматында оештырылган очрашу барышында төрле фикерләр яңгырады. Пессимистик рухтагы сүзләр арасында киләчәккә өметлеләре дә булмый калмады. Тәбрис Яруллин конкрет тәкъдимнәрен дә җиткерде: "Татар милләтен башка милләт һәм глобаль проблемалардан аерып карау мөмкин түгел. Бүгенге яшьләр "күчмә" тормыш алып бара: авылдан шәһәргә, ваграк шәһәрдән эресенә күчәләр, ә зур шәһәрнең миллилеге бөтенләй юк диярлек. Шушы шартларда без нәрсә эшли алабыз? Безгә ачык структуралар кирәк. Әгәр дәүләт нәрсәнедер җиренә җиткереп эшләп бетерми икән, үзебез эшлик. Милли мәктәп, балалар бакчасы юк икән, татарчасын үзебезгә булдырырга мөмкин бит, йә булмаса, бу эшкә алынганнарга ярдәм кулы сузарга: акчалата, балаңны илтеп. Шулай ук ачык тәрҗемә үзәге булдыру кирәк. Үзем бу эшне өч юнәлештә алып баруны тәкъдим итәм: интернет, мәгариф һәм сәнгать".



Чараның модераторы Гүзәл Сәгыйтова Г.Камал исемендәге академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә: "Читтән күзәткәндә, театр бу өлкәдә проблема тоймый кебек. Чынлыкта да шулаймы?" дигән соравын бирде. Ул исә җавап итеп: "Татар мәктәпләренә очрашуларга йөрибез, анда проблемалар җитәрлек. Балаларны күзәтәм: аларны көчләп кертеп утырталар, безнең белән аралашырга мәҗбүр итәләр. Ул аларга бөтенләй кирәкми. Ә менә театр яшьләргә кытлык кичерми. 80 % зал - яшьләр. Театр татар өчен шуның кадәр гадәти хәл, ул аның күңеленә шундый нык кергән, аны анда мәҗбүри кертмиләр, ул үзе теләп килә" , - диде.



Милли хәрәкәт лидеры, язучы Фәйрүзә Бәйрәмова: "Яшьләрнең һәр эш-гамәле, сүзе акча файдасына түгел, милләт файдасына булырга тиеш. Катнаш никахлардан сакланыйк. Үз кадеребезне үзебез белик" , - дип яшь буынга мөрәҗәгать итте.

Мондый дискуссияләр ай саен уздырылыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев