Логотип Идель
ШӘХЕС

КЛОУН БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Бераз шукланып китсәң, «Клоунланып утырма әле!» диләр. Ә бит клоун булу ул әле кешеләрне көлдереп йөрү генә дигән сүз түгел. Клоун булырга түгел, клоун булып туарга кирәк! Казан театр училищесының 4нче курс студенты Руслан Риманас шулай уйлый. Парижда клоуннар мәктәбендә укып кайткан егет «Ялкын» журналына да шуның турында сөйләде.

– Руслан, театр сәнгате белән ничек кызыксынып киттең?

– Минем абый профессиональ биюче. Шуңа мине дә Казан хореография училищесына бирделәр. Балет юнәлеше буенча мин анда 11 ел укыдым. Аннан соң бию миңа туры килеп бетмәвен аңлап, Казан театр училищесына «эстрада сәнгате» бүлегенә кердем.

– Ә клоунадага каян эләктең?

– Нәкъ менә училищеда укыганда ошаттым мин аны. Безнең остазыбыз, «Театр на Булаке» режиссеры Рөстәм Фәтхуллин пантомима юнәлешен яхшы белә. «Эстрада һәм цирк тарихы» курсында клоунлык сәнгате минем үземә дә кызык булып китте. Анда безгә танылган актер, клоун Вячеслав Полунин турында сөйләгәч, үзем дә шушы юнәлешкә кереп киттем. Ул вакытта клоунада буенча этюдлар куя башладым.

– Син клоун булып кайдадыр эшлисеңме?

– Мин, гадәттә, сабын күбекләре шоуын күрсәттем. Үземә махсус костюмга заказ бирдем. Аннары – икенчесен. Хәзер сәхнә костюмнарын үз-үземә тегәм. Әбием тегү машинасы бүләк иткәч, үземә киң чалбар (шаровар) тектем. Шуннан, үземә яңа образ да тудырдым: кызыл пиджак, горчица төcендәге шаровар, махсус прическа.



– Ә клоуннар мәктәбенә ничек эләктең?

– 2017 ел минем өчен клоунада юнәлешендә вакыйгаларга бай ел булды. Кышын төнлә белән минем төркемдәш кызым «Санкт-Петербургта Вячеслав Полунин үткәрәчәк очрашуда син булырга тиеш», дип язып җибәрмәсенме?! Барысы да шуннан башланды. Бу – чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төн. Ә җомга көнне – очрашу. Иң кыйбатлы билетларны алып, көндезге бердә инде поездда Петербургка бара идем. Очрашуга мин 2 сәгать алдан килеп җиттем, чөнки миңа әбием алдан ук иртәрәк барырга кирәклеген кисәтеп куйган иде. Мин очрашуда «Желтая мельница» проекты турында белдем. Шул ук көнне клоуннар белән чәйләдем. Анда Питер клоунессасы Люба Карадуба белән таныштым. Нәкъ менә ул миңа Парижда Вячеслав Полунин һәм танылган клоун Джанго Эдвардсның уртак проекты булачагы турында әйтте дә инде. Шуннан моң мин ялкынланып, бу форсаттан файдаланып калырга кирәк, дип уйладым.

Шулай ук «Минута славы» кастингында катнаштым. 1 апрель көнне Казанның Зур концертлар залында уздырылган чарада «La Primavera» оркестры астында сольный номер белән чыгыш ясадым. Үземнең моноспектаклемне булдырдым. Зур Мәскәү циркы режиссерына үземнең номерымны күрсәтеп, аның киңәшләремне алдым. «Желтая мельница» проектында катнаштым.



– Менә шул турыда тулырак сөйләп кит әле безгә!

– «Желтая мельница» турында мин инде моннан ике ел элек ишеттем. Ә без катнашкан проект «Асисяй», «Снежное шоу» спектакльләре белән танылган Вячеслав Полунин белән Джанго Эдвардсның (анархист-клоун) уртак проекты. Ягъни «Академия дураков» белән «Институт новой клоунады» проектлары берләште. Люба киңәше белән, анда үземнең гаризамны җибәрдем. Бары тик шуннан соң гына Парижда клоун юнәлеше буенча укуның 2800 (!) евро торганлыгын белдем. Сумнарга әйләндерсәң, бу 190 мең сумга чыга. Монда бер ай өчен укыту, яшәү, ашау чыгымнары керә. Кранудфандинг рәвешендә бераз акча да тупладым. Эшләдем дә, әни белән әби дә булышты.

– Ә бу уку нидән гыйбарәт иде?

– Әлеге проект ул клоуннар өчен генә түгел, бирегә төрле профессия кешеләре килде. Алар арасында эшмәкәрләр, пешекчеләр, бакчачылар да бар иде. Анда 11 китапханә бар, без үзебез дә түбәсе ачыла торган йортта яшәдек. Безне, төрле илләрдән укытучылар килеп, өйрәтә иде. Иртәнге 10нан кичке 6га кадәр дәресләр барды. Без номер куярга, пластикага, клоунада, эксцентрика, буффонадага өйрәндек, психологик яктан әзерләндек. Бөтен дөньядан биредә бары тик 33 кеше җыелган иде. Россиядән – алтау, Татарстаннан мин берүзем. Мин иң яшь укучы булдым. Иң өлкән укучыга 70 яшь, ул Канададан килгән иде. Дәресләр инглиз телендә булды, ләкин тәрҗемә белән барды. Ай ахырына мин инде инглиз телендә аралашырга да өйрәндем. Без хәтта якшәмбе көнендә укый идек. Үз номерларыбызны куйдык, аны карарга Парижда яшәүчеләр, хәтта Европада яшәүчеләр дә килеп карады.

– Ни өчен син бу сәяхәтне хыялдагы дип атыйсың?

– Чөнки анда эләгү минме өчен бик зур могҗиза булды. Бөтен дөньядан 100дән артык гаризадан мине сайлап алулары да ни тора! Аннары ни өчен мине сайлап алулары белән дә кызыксындым. Джанго: «Мин синең күзләреңнән бу сиңа кирәк булачагын аңладым, шуңа сине сайладык», диде. Катнашучылар 15 илдән – Испания, Франция, Италия, Аргентина, Бөекбритания, Россиядән – килгән иде.

– Клоун булу җиңелме?

– Клоун бит ул – синең күңел халәтең. Син сәхнәдә генә клоун була алмыйсың. Әгәр күңелең белән клоун икәнсең, димәк, син, чыннан да, клоун. Мисал өчен, Франциядә без кухняда җыештырганда да, клоунлыкны эшкә җигә идек. Музыкалар кабызып, клоунланып эшли идек. Инглиз телендә хәтта «clowning” («клоунлану») дигән сүз дә бар. Ә рус телендә андый сүз юк. Эшебезнең авырлыгы бары тик шунда: кайбер кеше клоунаданы аңламый. Мисал өчен, минем чәч төсләремә аптырыйлар. Ә Европада моңа тыныч карыйлар. КБездә Марат Шәйдуллин кебек танылган клоун бар. Калганнары – алар бәйрәмнәргә агентлыкларда эшләүчеләр генә. Казанда клоунада авыр үсә. Шуңа да Казанда клоун булу авыр.



– Чәчләреңне махсус шундый төскә (ал төскә) буядыңмы?

– Әйе. Мин башта аларны агарттым. Аннары кызыл төскә буяттым. Минем чәчләрем табигый булу күп кешене шаккаттыра. Балалар алдында чыгыш ясаганда, номердан соң «Бу парикмы?» дип сорап, аларны минем янга килеп, тартып карый. Һәм үземнеке булуына ышана һәм шатлана.

– Үзең циркта эшләргә телисеңме?

– Әйе. Ләкин бездә Казан цирк мәктәбе булса да, анда укыганнар башка шәһәрләргә китә. Чөнки безнең Казан циркында үзебезнең труппа юк. Бирегә бары тик гастрольгә генә киләләр. Миңа клоунада белән бергә курчак театры эше дә бик кызыклы әле.

– Киләчәктә ничек үсәргә телисең?

– Безнең юнәлештә яки югары уку йорытна укырга керәсең һәм укыйсың, яки читтән торып укырга кереп, эшлисең. Минем йә циркта, йә театрда эшлисем килә. Казан театр училищесы укытучысы, театр тәнкыйтьчесе, мәдәни күзәтүче Адилә Хәйбуллина минем остазым да әле. Нәкъ менә ул миңа 15 театрдан берсен сайларга ярдәм итәчәк. Минем Ульяновск курчак театрында эшлисем килә. Аларның үзләренең төп режиссерлары юк. Ләкин анда бик яхшы режиссерлар спектакльләр куялар. Бу театр труппасы бөтен дөнья буйлап гастрольгә чыга, төрле фестивальләрдә катнаша. Шулай ук үземне Питерда да сыныйсым килә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев