ХӘНИЯ ФӘРХИ ВАФАТ

2017 елның 27 июле күпләрнең хәтерендә калачак. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, бөтен татарларның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи вафат булган. 30 май көнне 57 яшен бәйрәм иткән Хәния апа якты дөньядан китеп барыр дип кем уйлаган. Ничек кенә авыр булса да, Хәния апаның вафаты турындагы хәбәрне Татар дәүләт филармониясенең директоры К.Нуруллин раслаган.

Хәния Фәрхи бөтен татар дөньясының күңеленә "Әлдермешкә кайтам әле", "Кышкы чия" җырлары белән кереп калды.

Хәния апаны югалту кайгысын бүген тормыш иптәше Габделхәй, кызлары Алсу һәм Алия, оныклары Әминә, Ясминә һәм Рамазан кичерә.

Безнең редакция дә яраткан җырчыбызның туганнарының, якыннарының, тамашачыларының авыр кайгысын уртаклаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    681
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    315
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    303
    0
    0

Блоглар