ГАЗИНУР МОРАТ ШИГЪРИЯТЕННӘН
Тик бәхетле ит кенә
Йолдыз ява өстебезгә,
Йолдыз ява ишелеп
Ишетәсеңме, бәхет кага
Сөюебез ишеген
Сөюебез ишеген.
Күзләреңдә яшьлек яме,
Иренеңдә сөю тәме.
Тик көчеңне бары шунда
Диеп уйлама яме.
Ә бит, безгә бергә-бергә
Тормышның кара көнен дә,
Тормышның якты төнен дә
Кичеп чыгарга әле.
Йолдыз куна керфегеңә,
Йолдыз куна битеңә.
Ә син миңа эндәшәсең:
«Тик бәхетле ит кенә,
Тик бәхетле ит, кенә».
Күзләреңдә яшьлек яме,
Иренеңдә сөю тәме.
Тик көчеңне бары шунда
Диеп уйлама яме.
Ә бит, безгә бергә-бергә
Тормышның кара көнен дә,
Тормышның якты төнен дә
Кичеп чыгарга әле.
Йолдыз серен аңларбыз күк,
Шундый якын арабыз.
Киек каз юлыннан икәү
Җитәкләшеп барабыз,
Җитәкләшеп барабыз.
Күзләреңдә яшьлек яме,
Иренеңдә сөю тәме.
Тик көчеңне бары шунда
Диеп уйлама яме.
Ә бит, безгә бергә-бергә
Тормышның кара көнен дә,
Тормышның якты төнен дә
Кичеп чыгарга әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
3 апрель 2021 - 16:45ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
-
10 апрель 2021 - 10:33ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
-
22 апрель 2021 - 16:56
-
19 апрель 2021 - 22:01
-
16 апрель 2021 - 16:08
-
15 апрель 2021 - 16:18