Логотип Идель
ШӘХЕС

3 САНТИМЕТРЛЫ ФИЛ

Украинада яшәүче рәссам озынлыгы 3 сантиметрдан узмаган рәсемнәр иҗат итә.

31 яшьлек Украина рәссамы Юлия (Julia Las) рәсем сәнгате белән ныклап 3 ел элек шөгыльләнә башлаган. Көне буе эштә булу сәбәпле, аның зур күләмдәге рәсемнәр ясарга вакыты булмаган, шуңа күрә ул кечкенәләрен иҗат иткән. Зур булмаган кәгазь битенә чикләнгән зурлыктагы сурәтләр төшерү белән ул шуның кадәр мавыккан ки, хәзер ул рәсем ясамый бер генә көн дә тора алмый икән.

Аның бер генә иҗат җимешенең озынлыгы да 3 сантиметрдан артмый. Үзе әйтүенчә, бу процесс вакытында ул үзен зәркәнче итеп хис итә, ә бу аның хаталанырга хакы булмавын аңлата.
Julia Las рәсем ясаганда тын да алмый икән һәм бу эштән чын мәгънәсендә ләззәт ала. Сәнгать – ул башкаларга да шатлык китерә торган хәзинә, ди ул.















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев