Логотип Идель
ШӘХЕС

САБА КЫЗЫ ЗӨЛФИЯ – РОССИЯ ЧИБӘРЕ!

Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева «Россиянең туризм миссы-2017» («Мисс туризм России-2017») исеменә лаек булды.

Зәлфия КФУның Исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институтын тәмамлаган. Моңа кадәр ул «Татарстан миссы-2017» исемен яулаган иде инде.

– Җиңүемә бик шатмын. Шулай да минем өчен иң кадерлесе булып «Татарстан миссы» исеменә лаек булу калачак, – ди Зөлфия үзе.



Зөлфия Шәрәфиева Россияне «Дөнья туризмы миссы» бәйгесендә тәкъдим итәчәк. Сүз уңаеннан, беренче вице-мисс булып – Чувашиядән Александра Николаева, ә икенче вице-мисс булып Төмәннән Ксения Земляникова танылган. Конкурста 16-24 яшьлек, буйлары 172 сантиметрдан да түбәнрәк булмаган, төрле конкурсларда җиңү яулаган кызлар катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев