«ҮЗ ЮЛЫМ»А ӨЛГЕРӘСЕҢ ӘЛЕ! 

Бөтен ил, шул исәптән Татарстан да бу көннәрдә футбол шаукымында яши. Чыннан да, футбол буенча Дөнья чемпионаты барганда башка чаралар күләгәдә кала. Шуларны исәпкә алып, без «ҮЗ ЮЛЫМ» бәйгесенә эшләр кабул итү вакытын тагын бер айга озайттык. Димәк, әле иҗади эшләрегезне җибәреп бәйгебездә катнашу мөмкинлегеннән файдалана аласыз! 

I этап: 2018 елның 1нче май – 31 нче июль аралыгы, иҗади эшләр yalkin@bk.ru адресы буенча «ҮЗ ЮЛЫМ» темасы белән кабул ителә. Конкурс эше белән бергә яңа язылачак әсәрегез турында кыскача мәгълүмат, булачак әсәрегезнең эчтәлеген (лонглайн) язып җибәрергә кирәк.

II этап: 2018 ел, август, текстлар остазлар тарафыннан сайлап алына, һәр катнашучы аерым остаз язучыга билгеләнә. Бөтен шартларын да үтәп, гариза җибәргән һәркем III турга үтә.

III этап: август яки сентябрь ае (4 көн), 2018 ел, финалга узган 10 катнашучы Актаныш муниципаль районында узачак иҗади лабораториягә чакырыла, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, яңа проза әсәре яза.

4 эш көне нәтиҗәсе буенча бер Гран-при һәм 3 призлы урын билгеләнәчәк.

Бәйгенең шартлары:


БӘЙГЕГӘ ГАРИЗА ҖИБӘР!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    692
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    544
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    344
    0
    0

Блоглар