Логотип Идель
Мөмкинлекләр

«ТАТАРСТАН ТАБИГАТЕН САКЛЫЙК» КОНКУРСЫ

Казан Шәһәр балалар экология-биология һәм Республика олимпиада үзәкләре 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс өч номинация буенча уза:


− 5-11 сыйныфлар укучылары өчен
«Татарстан табигатен саклыйк!» табигать саклау акциясе;


− 1-4 сыйныфлар укучылары өчен рәсем конкурсы;


− 5-11 сыйныфлар укучылары өчен социаль плакат конкурсы.



Конкурс эшләренә таләпләр:


1) «Татарстан табигатен саклыйк!» табигать саклау акциясе

Конкурска презентация төрендә бастыртылган хисаплар кабул ителә, мәктәпләр һәм торак пунктлар янында табигый объектларда бер конкрет гамәли табигать саклау акциясе буенча балалар коллективы тарафыннан яки индивидуаль башкарылган һәм төзелгән 7 биттән артмаган эш. Үткәрелгән акциянең нәтиҗәлелегенә аерым игътибар биреләчәк.

2) Рәсем һәм социаль плакатлар конкурсы

Катнашучыларга «Татарстан табигатен саклыйк!» темасына рәсем яки плакат эшләргә тәкъдим ителә: теләсә нинди сәнгатьле башкару техникасында (компьютер графикасы файдаланмыйча), тыгыз кәгазьдә (нигезе катыргы), А3 форматында, башка үлчәм кабул ителми. Һәр автор конкурска 1дән артык эш ташыра алмый. А3 форматындагы плакат яки рәсем А2 форматындагы тыгыз кәгазьгә ябыштырылган булырга тиеш.



Катнашу өчен 2018 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр иҗади эшләрне түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420061 Казан ш., Космонавтлар ур., 57.
Гариза булу мәҗбүри шарт булып тора.


Конкурсның нигезләмәсе белән Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга мөмкин:
https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm


Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 273-48-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев