Логотип Идель
Иҗат

УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР

Тиздән көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – укытучылар көне! Укытучы кеше тормышында әти-әнидән соң иң мөһим урынны алып торучыларның берсе. Укытучы – безне белем дөньясына алып керүче кеше генә түгел, укытучы – кирәк чакта җылы сүзе белән юатып, бала күңелен җаны-тәне белән тоеп яшәүче, аңлаучы кеше дә. Яраткан укытучыңны сөендерер өчен бер җылы сүз дә җитә, әмма, шигырь юлларына салынган теләкләр аеруча кадерле һәм якын була!

УКЫТУЧЫМА

Шытым салып нәни йөрәгемә,
Белем дөньясына озатучы.
Һәр уңышым саен сөенүче
Бары Сез ул, минем Укытучым!

Елаганда яшьләремне сөртеп
Сабырлыкка мине өйрәтүче.
Әниемдәй ягымлы елмаеп
Сез генәдер шулай эндәшүче.

Абынганда кулларымнан тотып
Туры юлга мине чыгаручы.
Укытучым Сез ул, мине барлык
Ялгыш-хаталардан коткаручы.

Йөрәктәге әрнү-сагышларны
Бер караштан барын да аңлаучы
Чәчтән сыйпап юатучы, Сез ул
Изге, саф күңелле Укытучым!

(Салиха Гаязова)

 

***

Мактауларга лаек укытучы!

Ул бит безгә белем бирүче.

Белем чишмәсенең күзе бит ул

Зиһеннәргә аңнар төрүче.

Укытучы! Күпме нәни күзләр

Карашларын аңа төбәгән.

Күзләр аша күңел түрләренә

Акыл сүзен җыеп төпләгән.

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне

Укытучы безгә өйрәтте.

Тукай теле аша туган матур,

Саф татарча шигырь сөйләтте.

Укытучым, аның дәресләре,

Туган мәктәп мәңге хәтердә,

Тәүге дәресемне күрер өчен

Кайтыр идем очып хәзер дә.

(Гөлфия Гыйззәтова)

 

БӘХЕТ

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Яхшылыктан орлык сала алсам,
Һәр баланың сизгер йөрәгенә
Яратырлык ачкыч таба алсам,
Кирәк чакта шагыйрь, артист булып
Бала күңелләрен яуласам,
Сыйныфымда булган һәр баланың
Якын дусты булып кала алсам,
Ә балалар олыларны зурлап,
Кечеләрне кече итсәләр,
Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп,
Туган җирне өзелеп сөйсәләр,
Менә шушы инде олы бәхет:
Язмышларның тәңгәл килеше,
Әниемнән алган һөнәремнең-
Хезмәтемнең хәләл җимеше.

(Суфия Мостафина)

 

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, АВЫЛ МӨГАЛЛИМЕ?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?
Заманадан артта калмас өчен,
Сынмыймы соң кайчак сабырлыгың?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Үзгәрттеме заман балаларны?
Шәфкать көткән чакта битарафлык,

Әрнетәме бераз яраларны?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Болай ярый, яшәп торырлыкмы?
Бала күңеленнән энҗе кебек
Эзлисеңме һаман матурлыкны?

Табасыңмы, очасыңмы шулчак,
Биек күкнең җиденче катына?
Әйбәт икән хәлең, укытучы,
Шул зур бәхет мөгаллим затына.

(Фирдәүсә Кәримова)

 

ИГЕЛЕКЛЕ ХЕЗМӘТ!

УКЫТУЧЫ! Бәйрәм көнең бүген!
Чын куңелдән изге теләгем!
Авыр хезмәтеңә баш иярлек,
Ничек түзә икән йөрәгең?
Сабырлыгың кая яшеренгән?
Ул мәктәптә синең "күргәнең"...
Сокландыра бар эшеңне ташлап,
Алны-ялны белми йөргәнең...
Иртән күтәренеп эшкә барган
Беркемне дә әле белмим мин!
Күз алдыма килә, йокламыйча
Ничек үткәнен дә төнеңнең!
Кеше баласын да якын итеп,
Алар өчен утлар йотасың...
Аяк атлавыңнан куреп торам
Хәлдән таеп өйгә кайтасың!
Гаилә дә сине сагына шул,
Өлгерергә кирәк барсына!
Сакла әле, зинһар син үзеңне
Таза агачлар бит тиз сына!
Йодрык кадәр йөрәк! Бары сыйган
Киң күнелең, йөзең нур чәчә!
Күпме сабый сезгә өмет белән,
Укытучым! – диеп эндәшә!

(Сиренә Гатиятова)

 

УКЫТУЧЫ

Дәрес тәмам, тагы кыңгырау, тагы дәрес
Менә шулай көннәр, айлар, еллар үтә.
Сабыйларның чиста, якты, саф күңеле
Укытучым, синнән бары аңлау көтә.

Балаларның ак кәгазьдәй пакъ күңеле
Язылмаган,буялмаган дәфтәр килеш.
Аңа ниләр язылуы, сызылуы
Әй, укытучым, синең җимеш.

Язмалары чиста, матур, тигез булсын
Пычратмасын дәфтәрләрне язмыш җиле.
Хаталарны вакытында төзәтергә
Өлгерә алсак, кителмәс лә бала күңеле.

Елгыр да син, укытучым, җитез дә син
Заманадан калышмаска йөгерәсең.
Мең дә бер сорауга җавап табып,
Һәр балага сеңдерергә өлгерәсең.

Әй, мөгаллим, хезмәтеңә килә минем
Рәхмәт әйтеп, баш иясем.
Белмәгәнең юктыр синең бу дөньяда
Горур йөрсен киләчәктә синең исем.

(Гүзәл Ситдикова)

 Абрам Харьковский сурәте – "Укытучы белән күрешү"

 

Тагын укырга:

УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев