Логотип Идель
Иҗат

Укучыларыбыз иҗаты - Югары Тегермәнлек урта мәктәбе

Хөрмәтле редакция!

Сезгә Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә эшләүче “Каенкай” урман хуҗалыгы әгъзаларының әдәби иҗатларын юллыйбыз. Аларның барсы да урман экологиясенә багышланган. Әлеге укучылар нәкъ шул темага уздырылган Республика конкурсында катнашалар. Шуңа да укучыларның мәктәп урман хуҗалыгы белән шөгыльләнүләренә аерым игътибар бирү кирәк.

Ихтирам белән, “Каенкай” мәктәп урман хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров.




***

Кыр эшләре мәшәкатьләреннән арынып, бушап калган басу-кырлар тирән йокыга талган. Ә кыш, җир өстенә ак юрганын тагын да калынрак ябып куя да, һәр тарафта үз тәртипләрен урнаштыра. Кышның холкы үзе белән. Теләсә – көтелмәгән карлы-яңгырлары бөтен кышкы бизәкләрне ошатмыйча юып ташлый да, яңадан суытып, рәсемнәрне яңа  үрнәктә ясарга керешә, теләсә – - 30,- 40 градуслы салкын сулышын өреп, урамдагы кешеләрне тизрәк җылы өйләренә йөгерергә мәҗбүр итә. Теләсә – Тукай әйткән Каф тау артындагы җеннәрен бәйдән ычкындырып җибәрә дә, күз ачкысыз буран кузгата.

Һавада бөтерелеп очкан кар өермәсендә төсмерләнгән шәүләләр, бер караганда, ярсып-чабышып барган меңләгән атны хәтерләтә. Алар юл уңаенда очраган бер нәрсәгә һөҗүм итә; йолкып телгәли, көчләре җитсә аударып күмеп, кар белән тигезләп китә.

Тик, урман гына кышкы бураннарга буйсынырга теләми. Кышкы урманның үз кануннары, анда – тынлык. Шуңа күрә кыргый җәнлекләр һәм кошлар буран вакытында урманда сыену урыны таба. Ботакларындагы карның авырлыгыннан сыгыла төшкән каен очында кычкырып утырган ала карганың үтенечле елак тавышы тын урманның бөтен почмакларына яңгырый.

Календарьда кырыс холкы белән аерылып торган гыйнвар ае. Әмма көннәрнең озынаюга таба баруы, күңелләргә дәрт өстәп, яңа, якты өметләрне инде язга ук илтеп тоташтыра. Ә хәзергә, яңа көч туплау өчен кырлар тирән йокыга талган.

Табигатьтә, әйтерсең лә, төн уртасы: гыйнвар – кыш уртасы.




***

Югары Тегермәнлек авылының урманнарының атамалары


Мин сезне үземнен авылымны төрле яктан бизәп, ямьләндереп торучы бик  матур, гүзәл, искиткеч сокландыргыч урманнары белән таныштырасым килә.

Авылымның мин яши торган өлешен алдагы урта тауны – наратлык, Такталы юл урманы бизәсә, сул ягымда – Учина, Байтирәк урманнарын шомыртлык ямьли. Без укый торган мәктәптән ерак түгел каенлык урманы матурлап тора. Менә шундый гүзәл урманнарга, челтер-челтер агып торучы чишмәләргә бай минем авылым.

Без, ягъни авыл кешеләре бу урманнары саклап торабыз. Мин гел бер теләктә калам: урманнарны саклыйк, аларны пычратмыйк, бабаларыбыздан калган кадерле мирасыбызны саклыйк, киләчәк буынга аларны җиткезик!




***

Сихри урман


Авылыбыздан ерак түгел, юл читендә,
Шаулап үсә сихри урман.
Салкын кышлар җиткәч,
Ябына ул өсләренә ап-ак юрган.

Табигатьтә ямьле язлар җиткәч,
Җанлана кышкы урман.
Болын-кырлардан калышмый
Ябына яшел юрган.

Җәй көне дә ул урманда
Хозурланып йөргәнем бар.
Монда килгән һәрбер кеше
Тәненә сихәт табар.

Ямьле җәйләр үтеп киткәч,
Саргая яшел урман.
Чыршы, нарат яшел калган,
Калганы сары булган.




Любимая моя зима-зимушка


Долго боролась зима с ненастной осенью. В ноябре снег покрыл промёрзшую землю, и вот наступила настоящая Тимерлековская зима.

Жутко завывает в поле холодный, резкий ветер, гуляет вьюга. А в лесу Байтиряковский тихо. Зайдешь в лесную глушь и не узнаешь знакомых мест, потому что всё скрылось под белым-белым снегом. Мороз сковал льдом деревенскую речку Сула.

Оделся в шубку и огромный дуб. Его пустые кроны продержатся всю зиму, а их мощь не сломить даже злому урагану. Ивы, берёзки, рябинки утонули в дремучих сугробах.

Вдруг по веткам пробежала белка. Она кажется чёрной среди ослепительной, нетронутой белизны света. Из-за этой неугомонной хлопотуньи огромная снежная шапка свалилась вниз на узкую тропинку.

Куда же она так спешит? От веток, конечно, нет.

Какой воздух! Какая гармония! Нет слов, чтобы описать такое чудо природы наших просторных краев.




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев