Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ: “Ак каурый” түгәрәге

Исәнме, “Ялкын”!  Кайнар сәламнәрне Яр Чаллы шәһәренең 41нче санлы  мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәге юллый!  Җәйге  күңелле яллардан соң, яңа көч, илһам туплап, җиң сызганып, иҗат  итә башладык. Түгәрәгебездә яңа  каләм тибрәтүчеләр дә барлыкка килде. Нәкъ менә аларның илһам җимешләрен сезгә тәкъдим итәбез.

Түгәрәкнең җитәкчесе Вагыйзова Гөлия Наил кызы.


Көзге  моң

Менә көз килеп җитте,
Балалар укырга бара.
Кызык вакытлар бетте,
Яңгырлар туктаусыз ява.

Сары яфрак коела,
Көннәр дә кыскара бара.
Кошлар җылы якка оча,
Күлләр моңсулана.

***

Әнием, кадерлем!
Назлы синең карашың,
Иркәләп, яратып,
Елмаеп карыйсың,
Матурлап дөньямны
Әнием, балкыйсың!

Закирова Әдилә, 4В сыйныфы укучысы






Укулар башланды

Табигатьтә көз ае,
Укулар да башланды.
Яхшы билгеләр алыйк,
Белем ишеге ачылды.

Өй эшен көн дә эшлим,
Начар билгеләр алмыйм.
“Ак каурый” түгәрәгенә
Йөримен, бер дә калмыйм!

Гәзизуллина Азалия, 4В сыйныфы укучысы






Энекәшем

Безгә бүген кунак килә,
Исеме аның Назар.
Энем белән уйный-уйный,
Вакыт та тизрәк узар.

Назар беренче  класста,
Мин дүртенчене ваклыйм.
Мин олырак булсам да,
Буйга Назардан артмыйм.

Рафикова Алина, 4В сыйныфы укучысы




Мәктәбем

Иртүк  мәктәпкә барам.
Энемне дә озатам.
Бишлеләр генә алам,
Бар фәннәрне яратам.

Язам да, укыйм да мин,
Мәктәпне бик яратам.
Тәгәрәкне калдырмыйм,
Барысын үземә каратам.

Әхмәтгәрәева Азалия, 4В сыйныфы укучысы




Рәхмәтем зур


Бүген шундый матур көн,
Укытучылар бәйрәме.
Мәктәптә бик зур бәйрәм,
Кулда чәчәк бәйләме.

Яраткан укытучыларым бар,
Аларга чиксез рәхмәт.
Бар нәрсәне тикшерәләр,
Бар нәрсәгә өйрәтәләр.

Шаян малай 

Безнең класстагы Раян
Чынлап әйтәм, бик шаян.
Сикерә, боргалана,
Сүз дәшсәң, “маймыллана”.

Шулай да ул акыллы,
Малайларның тапкыры.
Һәр мәсьәлә, сорауга
Җавапларны тиз таба.

Асылгәрәева Риана, 4В сыйныфы укучысы






Саубул, җәй!

Уен белән сизмәдем мин,
Матур җәйләр узганын.
Алтын көзләр килеп җитеп,
Укулар башланганын.

Әниемне сөендереп,
Һәркөн мәктәпкә барам.
Дәресләрне әзерләп,
“4”ле, “5”леләр алам.

Вәлева Азалия, 4В сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев