Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - "АК КАУРЫЙ" ТҮГӘРӘГЕ

"Ялкын"га ялкынлы кайнар сәлам! Җәйге каникуллар төрлебезне төрле җирләргә таратты: кемнәрдер диңгездә ял итте, кайсыларыбыз авылга кунакка кайтты, кайберләребез лагерьларга барды. Җәй бик күнелле узып бара, менә без дә, Яр Чаллы шәһәренең 41нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләре, җәйге тәэсирләребезне уртаклашырга дип, күрешеп алдык. Шул арада хәйран матур гына шигырьләребез дә туган ләбаса. Сезгә җибәрми булдыра алмадык.

Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы







Зәңгәр чәчәк


Тауда күрдем матур зәңгәр чәчәк,

Орлыгын җыйсам, бакчамда да үсәчәк.

Йолкып киткәннәр...

Кая илтә безне киләчәк?!

Солтанова Эльвина




Сагындым мәктәбемне


Җәйләр үтеп, көзләр җитә,


Мәктәп чоры да җитә,


Ничек яшәде икән мәктәп,


Өч ай безне күрмичә?!


Дусларым көтәдер инде,


Сыйныфым да сагынган.


Мәктәпкә инде мин әзер,


Бар нәрсә дә алынган!


Яңа белем мине көтә,


Укытучымны да сагынам.


Сентябрьне бик көтәм,


Мәктәбемә ашкынам!


Солтанова Эльвина







Туган җиремне яратам!


Ял итсәк тә без төрле җирләрдә,

Кара диңгездә, я Төркиядә,

Сагынып кайтабыз үз өебезне,

Рәхәт яшәве туган җирләрдә.

 

Кешеләре ачык, суы татлы,

Өзелеп сөям мин бары тик сине!

Берни белән дә тиңләмим сине,

Яратам тик Туган илемне!

Сагындыкова Лилия






Әнкәй туган ягы


Һәй матур соң әнкәй туган ягы,

Биек таулар, куе урманнар.

Урманнарда гөмбә, җиләк

Печән чаба торган булганнар.

 

Ул урманнар инде кыргыйланды,

Кешеләр дә йөрми печәнгә.

Мал асрамый, җиләк җыймый халык,

Бар да сатыла бит кибеттә.

 

Балачакта минем әнкәй

Каршы тауга менеп уйнаган.

Ә хәзер аңа менеп булмый,

Баскан чытырманлык, чаган.

 

Каршы тауда үсә торган булган

Чәчәкләр дә, исле әрем дә.

Ә кышларын тауда шуганнар,

Куркытмаган кары, җиле дә.

 

Кыргыйлана хәзер табигать,

Кеше сукмак салмый урманага.

Яшьтәшләрем урамга да чыкмый,

Өйләрендә интернет булганда.

 

Бар да бар бит шушы компьютерда,

Уены да, чын вә ялганы.

Олысы да, яше дә белә аның

Сәламәтлеккә нык зыянын.

 

Сокланасы иде җәй, кышына,

Яшәүнең чиксез матурлыгына.

Эх, мин бу заман кешесе түгел бугай,

Ник тумаганмын әни чорында!

Хәсаншина Эльвина




Шундый рәхәт миңа шигырь язу


Таң атканда илһам чыганагы килде,

Утырып әллә ничә шигырь яздым.

Мизгел генә булып килә шул ул,

Ә мин таң атканда аны тотып алдым.

 

Берни уйлап тапмыйм, күңел канатлана,

Хисләр биләп ала, куллар үзе яза.

Күңел оча, шундый рәхәт тойгы,

Гүя кошлар оча өерелеп язда.

 

Рәшә булып тора илһам чыганагы,

Мизгел генә ул, томан сыман.

Шул мизгелне тотып ала алсаң,

Менә дигән шигырь чыга, ышан!

Хәсаншина Эльвина






Сыкрый каен


Бабам белән бардык урманга,

Матурлыгына аның сокланырга.

Күреп, биредәге мәшһәрлекне,

Кошлар хәтта тотынды зарланырга

 

Белмим, ни тойгандыр бабам йөрәге,

Минем нәни күңел әрнеде,

Көчле давылдан да бу кадәр,

Табигатькә зыян тимәде.

 

Бил югары аударганнар каеннарны,

Тирә-якка чүп –чар таралган.

Каеннарның бөдрә чәчләрен,

Балта белән алар тараган.

 

Белмим, ничек түзгәндер бабам йөрәге,

Мин нәни дә хәтта тетрәндем.

Фашист бомбасыннан да бу тикле

Табигатькә зыян килмәде.

 

Сыкрый, үкси мескен каенкаем,

Кешеләрнең мондый эшенә.

“Кирәк булса, бөдрә чәчләрем,

Алыгыз сез, тик тимәгез үземә!..”

 

Үзем күрмәсәм, һич ышанмас идем,

Кешеләрнең бу әшәкелегенә.

Ник матурлап калдырмаска,

Ник урманны мәсхәрәләргә?!

 

Минем бабам инде бик өлкән,

Ярата һәр бөҗәкне, үсемлекне.

Сөйләшә дә:”Иии син, җаный,

Яшә, матурла бу җиһанны!”

 

Мин бик кечкенә әле, олы йөрәгем,

Бабамнан үрнәк алып үсәмен.

Шул кечкенә сабый күңеленә ул

Мәрхәмәтлек орлыкларын чәчкән.

 

Әй, кешеләр, сезнең рәхәт өчен

Түксенмени каен күз яшен.

Ни булса да, хайван я үсемлек,

Яши алсын иде үз яшен!

Күтәрә алмыйм бабам күз яшен...

Кашапова Диләрә






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев