Логотип Идель
Иҗат

ХИКМӘТЛЕ ТУГАН КӨН

Миңниса карчык бүген дә, гадәтенчә иртән иртүк торып, ашыкмыйча, тәмләп чәй эчә башлады. Аның фатиры йортның беренче катында булганга, тәрәзәдән һәммә нәрсә уч төбендәгедәй күренә. Ул, шулай өстәл янында озаклап утырып, өе каршында бер-бер артлы тукталыш ясаган трамвайларны сөенеп, куанып каршы ала, танып белгән кешеләргә тәрәзә пыяласы аша гына хәерле теләкләр теләп озатып кала. Инде менә ничә еллар аның тормышы гел бертөсле үтә. Күп еллар элек эшеннән бирелгән кеп-кечкенә фатирында ялгызы гомер кичерде ул. Нишләтәсең, яшьлеге сугыш елларына туры килде. Сөйгәне Газизне кавышканның икенче атнасында ук фронтка озатты. Ул чактагы елап аерылышулар мәңгегә булган икән. Иренең һәлак булуы турында өчпочмаклы хатта хәбәр килгәч, авылда таянычы калмаган Миңниса Казанга юл тотты. Заводка урнашты. «И-и, үтә гомерләр...» – дип көрсенеп куйды ул. Инде урамдагы шау-шу басыла төште, кешеләр ташкыны да кимеде. Миңниса карчык та өстәл яныннан кузгалырга булды. Кинәт ишектәге кыңгырау аваз бирде. «Кем йөри икән иртә баштан? Ә-ә, фатирны бутагандыр...» – дип, сөйләнә-сөйләнә, ишек катына барды ул. – Миңниса, ач әле! Мин бу – Сәлимә күршең. – Юка такта ишектән ахирәтенең тавышы ишетелде. «Мондый үтә күренмәле ишек Казанда башка юк, синдә генә», – килгән бере шулай дип көлә аннан. «Минем яшереп саклаган малым юк», – дип, авызларын томалый аларның Миңниса карчык. Ул ахирәтен аптырабрак каршы алды.

– Ник иртә таңнан килеп җитте бу аяксыз карчык дисеңме? – дип кеткелдәде Сәлимә. – Күршекәем, туган көнең белән котлыйм сине! Исәнлектә-саулыкта яшәүләр насыйп булсын...

 Миңниса карчыкның иреннәренә нур кунды. Күңеле тулып, мөлдерәмә яшьләре аша елмаеп җибәрде:

– Һай, Сәлимә ахирәткәй, кайлардан белдең минем бүген туган көн икәнен?

– Белмичә! Оныклар: «Хәтерең – тишек иләк», – дисәләр дә, үземә кирәклесен истә тотам мин. Әй, Миңниса, сиңа да сиксән сигез тулды бит, ә? Әле кайчан гына урамда очраган ир-егетләрне абындырган чибәр хатын идең. Һай, үтә гомерләр...

– Әйтмә дә, – диде Миңниса карчык. – Ярый әле, син бар, Сәлимә. Үзем дә онытып җибәргәнмен.

– Мин дә онытканмын ла! Кече улым Илдар иртә таңнан шылтыратып искә төшерде.

– Мәскәүдәге улыңмы? – Миңниса карчык аптыраулы карашын Сәлимәгә төбәде.

– Шул инде! Сине бигрәк ярата иде бит ул. Әле дә: «Миңниса апаны сагындым, Казанда булсам, туган көне белән иң беренче булып котлар идем», – ди...

– Һай, рәхмәт төшкере! Кечкенә чагында бик шук, сүз тыңламый торган малай иде... Нинди чибәр егет – марҗага өйләнмәсә соң?..

– Искә төшермә инде, күршекәем. Үземнең дә йөрәк яна, үзе дә, Казанны сагынам, ди шылтыраткан саен...

– Кайтсын соң?!

– Кая, өйгә сыя торганмыни? Олы малай гаиләсе белән, мин карчык тагын...

– Ярар, Сәлимә, Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Әйдә, бүген минем туган көндә бергәләп чәй эчеп алыйк, бәйрәм итик әле!

– Юк, юк, мәшәкатьләнә күрмә берүк. Өйдәгеләр әле генә таралышып бетте. Алар кайтышка ашарга пешереп куясым бар, башка эшләрем дә күп, иртәгә кич белән сугылырмын әле.

– Ярар инде алайса, керүеңә бик зур рәхмәт. – Миңниса карчык күршесен подъездга кадәр озата чыкты.  Шул арада Миңниса карчыкның күңеле, ниндидер корт-мазар кергәндәй, тынычсызлана башлады. Соңгы елларда аның туган көненә кунак чакырганы да, үзе белеп килгән кеше дә юк иде. «Менә бит Сәлимә онытмаган, рәхмәт төшкере!» – дип сөенде ул.

Гадәтенчә, тәрәзә аша урамга күз салган иде: имәнеп китте, нәкъ аның өе турысында кара каурыйлы, соры муенлы берничә чәүкә, чыр-чу килеп, нәрсәдер бүлешә, чукыша иде. Миңниса карчык, аларны куып тарату нияте белән, тиз генә чөйдә эленеп торган озын зәңгәр курткасын киде дә урамга чыгып китте. Берочтан кибеткә дә кереп чыгармын дип, кулына чүпрәк сумкасын да алды.

Урамда көзнең вак салкын яңгыры ява. Хәер, ява дип әйтү дөрес булмас иде. Йөзенә вак инәләр сипкән шикелле тоелды аңа. Миңниса карчык, адымнарын кызулатып, үз тәрәзәсенә таба атлады. Чәүкәләрдән җилләр искән иде инде. Карчык, җиргә иелеп, нәрсә бүлешкәннәрен белмәкче булса да, берни ачыклый алмады. Чырр! Шунда ул каршыдагы иске – кеше яшәми торган йортның түбәсенә кунаклаган чәүкәләрне күреп алды. «И-и килбәтсезләр! Шул йортның чормасына оя корганнар икән!» Ул бу кошларны электән үк яратмады. Авылда морҗага оя ясап интектерүләре дә бик җиткән. Әле дә әнә күзләрен тасрайтып карап торалар. Миңниса карчыкның йөрәгенә шом йөгерде. Кәефе китеп, әкрен генә кибеткә таба атлады. Ул башка көннәрне озаклап йөреп керә торган иде. Бүген көне дә еламсырап торганга, шуңа өстәп чәүкәләр дә күңеленә корт керткәч, тегесен-бусын, алма, груша кебек җиләк-җимешләрне аз-мазлап алды да кибеттән туры өенә юнәлде.

 Ишекне ачып керүгә, телефонның ярсып-ярсып шылтыравы ишетелде.

– Әлү-ү? – диде ул, гадәтенчә сузып.

– Исәнмесез, Миңниса апа. Мин – Әлфинур...

– Ә-ә!.. Син кайларда йөрисең соң? Югалдың тәмам...

– Әй Миңниса апа! Югалырсың да монда! Тормыш үзенекен итә – авылга кайтып әнине дә күргән юк хәтта. Аннары... э-э, мин сине туган көнең белән котлыйм, Миңниса апа! Сау-сәламәт яшә...

– Туктале, каян белдең минем бүген туган көнем икәнен?

– Синең яхшылыкларны онытып буламы соң? Соңгы елларда эш тә эш булды, шуңа күрә...

– Әйдә, бүген кунакка кил!

– Бүген үк булмас инде, иртәгә килермен. Ярый, исән-сау тор, Миңниса апа.

– Рәхмәт шылтыратуыңа, сау бул.

Миңниса карчык яңгырда шактый ук чыланган курт касын чөйгә элде. Ашыкмыйча, кибеттән алган ри зыкларны өстәлгә бушатты. иләк-җимешләрне юып турагач, тәлинкәләргә тезеп куйды. Үзенең уеннан Әлфинур китмәде. «Әй-й, өметемне өзгән идем инде. Каян килеп исенә төшерде икән? Күпме яхшылыклар кылдым үзенә: авылдан килгән кызны бушка яшәттем, тәрбияләп тордым. Соңгы биш-алты елда ник бер хәбәре булсын! Телефон аша айга бер шылтыратса да күңелем булыр иде. Юкса якын туганым – мәрхүм энемнең кызы бит. Ярар, хет туган көнемне онытмаган икән», – дип сөйләнде үзалдына. Күз аллары бераз караңгылана башлагач – кан басымы хикмәте – бераз ял итим дип, кат-кат матрас түшәлгән биек караватына таба атлаган гына иде, ишектәге кыңгырау төймәсенә бастылар. «Ходаем, кем генә булыр бу? Тагын Сәлимәдер әле...» – Карчык күзчеге булмаган ишегенә колагын куеп сорады:

– Кем бар анда?

– Миңниса апа, бу мин – Халисә, синең ерак туганың...

 Халисә ялгызы гына түгел, янында озын гына буйлы малае да бар.

– Нинди җилләр ташлады сезне? – диде ул, ишекне ачып, кунакларны эчкә уздыргач. – Бүген синең туган көнең бит – котларга дип килдек! Бу– минем улым Илшат, – дип, сөйләнә-сөйләнә, Халисә кулындагы бүләген – матур итеп төрелгән ак яулыкны – карчыкка тоттырды. – Һай, рәхмәт төшкере! Бигрәк матур яулык! – Әйдә, хәзер үк башыңа бәйлик әле! Яраткан сеңлемнең яулыгы дип салмый йөр. – Халисә Миңниса карчыкның акка кызыл чәчәкләр төшерелгән яулыгын чишеп, яңасын бәйләп тә куйды. – Абау, әтәтер дә үзең! Элек тә шундый идең – үзгәрмәгәнсең бер дә...

Халисә җавап биреп тормады. Зур ике сумкага ишарәләп:

– Миңниса апа, менә сиңа авыл күчтәнәчләре, әйдә, урнаштырыйк әле, – дия-дия шул арада ит, сөт, каймак ише әйберләрне гөрелдәп эшләп утырган суыткычка тутыра да башлады.

– Бигрәк зурладыгыз бит әле сез. Киләсегезне белсәм, өстәл әзерләп көтәдер идем...

– Бер дә уңайсызланма, апа. Бергә әзерлибез дә куябыз аны. Мондый олы бәйрәм көнне кечкенә өстәлдә утыру килешмәс, әйдә, зурысын көйлик әле. – Аннары ул һаман да ишек катында басып торган улына борылды: – Әнә теге – җәелә торган өстәлне бүлмә уртасына урнаштыр!

– Сөбханалла, улың безнең якка тарткан, бик күркәм күренә... – Миңниса карчык өстәлне дөбердәтеп күчергән егетнең җилкәсеннән кагып куйды. – Йомыкыйрак бераз. Кайчак җитәкләп йөртергә, юл күрсәтергә туры килә.

– Син инде үзең түземсез лә!

 Өчәүләшеп чәй эчеп соңгы яңалыкларны белешкәч, Халисә шундук кузгалырга булды:

– Быел улым институтка укырга керде бит. Киемсалым, азык-төлек ише әйберләр алып килгән идем, шуны минем апаларга илтергә барабыз. Шуңа вакыт тыгызрак әле. Иртәгә дә Казанда булабыз, тагын килеп китсәк, ачуланмассыңмы?

– Нинди ачулану ди ул тагын! Килегез, кил, – диде Миңниса карчык чын күңеленнән.

Халисә белән малае чыгып киткәч, Миңниса карчык өстәл түрендә озак уйланып утырды: «Оныткан иде Халисә. Югыйсә минем киемнәремне киеп үскән бала иде. Бернинди хәбәре-хаты булмады соңгы елларда».

Өстәлне бераз рәткә китергәч, тәрәзә янындагы артсыз урындыгына утырып, урамга күз салды. Балала рын җитәкләп узган аналарга, оныкларына нидер сөйләп, аңлатып барган әбиләргә гомере буе кызыкты ул. Тик, нишлисең, язмыштыр, картлыгын ял гыз гына үткәрергә туры килде. Шуңа да ул танышбелешләренең, ерак кардәшләренең кыз-улларына еш яр дәм итте. Дөресен әйткәндә, фатирында ялгызы гына яши башлаганына нибары биш-алты ел гына иде. Аңарчы студентлар, торыр җире булмаганнар – барысы да авыр чакларында яшәп киттеләр. Яшәп киттеләр дә... оныттылар.

Уйларына чумып утырган Миңниса карчык иске, ватылу белмәс телефонына игътибар да итмәде. Берөзлексез шылтырау инде ничәнчедер тапкыр кабаттан башлангач кына ишетте.

– Әлү-ү...

– Миңниса апа, җаным, исәнме? Туган көнең белән сине, минем яраткан алма апам...

– Рәхмәт, рәхмәт. Кем әле бу?

– Абау, алма апам, әллә танымыйсыңдамы? Сафия бит, синең яраткан сеңлең...

– Ә-ә, исәнме? Син кайлардан?

– Казаннан шылтыратам, быел гына күчендек. Эшмәшәкать – муеннан. Иң беренче итеп сиңа килермен дигән идем, барып чыкмый әле һаман да...

– Әйдә, бүген кил...

– Әй алма апам, фатир ремонтлау эшләре, башкасы – туйдырды тәмам. Иртәгә килсәм, өйдә буласыңмы?

– Теләсә кайсы вакытта кил, – диде Миңниса карчык.

Трубканы куюга, урамда кич җитеп, караңгы төшкәнен күрде. Озаклап урын җәеп, догаларын укып, йокларга әзерләнде. Башын мендәргә салуга, йокыга киткәнен сизми дә калды.

* * *

Кичә арылган булгангамы, карчык иртән соңга калып уянды. Шуңа күрә үзенең танышларын озатып калырга, иртәнге трамвайларны сәламләргә өлгермәде. Көн саен бер вакытта уянган карчык борчылып куйды. Чәен дә тәмләп, озаклап эчә алмады. Тиз-тиз генә тамак ялгап алды да өен җыештырырга кереште. Ул да булмады, ишектәге кыңгырау тавышы яңгырады, Миңниса карчык сискәнеп китте, шунлыктан күз аллары караңгыланды. Кемлеген сорап тормыйча гына ачып җибәрсә, ишектә Әлфинур иде. Кочагын җәеп, елмаеп басып торган Әлфинур артында зур тартма тоткан кызыл-сары чәчле егет тә бар.

– Танымыйсыңмы? Улым Альфред бу. Безнеңчә Әлфәрит инде.

– Шулаймыни? Чәче кара иде шикелле...

– Әй, мода галәмәте инде, – диде Әлфинур, исе китмәгәндәй кулын селтәп.

– Ә-ә, – диде Миңниса карчык, аптыраудан.

 Юк-бар сөйләшә-сөйләшә, чәйләп алдылар. Альфред, кесә телефонына текәлеп, дөньясын онытты. Әлфинур исә, урындыгын карчык янына ук күчереп, сүз башлады:

– Нәселдә быел зур эш көтелә әле – Альфредны өйләндерәбез.

– Шулаймыни? Кызы кем соң, кайсы яклардан?

– Казанныкы ла. Татар кызы булмады инде, исеме – Наташа.

– Шулаймыни? – диде Миңниса карчык, Әлфинурдан читкәрәк авышып.

– Берни эшләп тә булмый. Яшьләрнең үз сүзе хәзер – олыларны тыңламыйлар. Аннары... Ни бит әле... Синең белән киңәш-табыш итәргә дип тә килгән идем... – Аның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә кызыллык йөгерде. Миңниса карчык дәшми генә, баш кагып куйгач, карашын аңа төбәп, сүзен дәвам итте: – Ие, апа, ни бит, синнән зур ярдәм кирәк иде. Үзең беләсең инде, без бай кешеләр түгел, улыбызга фатир бүләк итә алмыйбыз. Аннары ни... Э-э, яшьләрнең тормышы барып чыгармы-юкмы, бик шикләндерә. Наташаны үзебезнең фатирга кертсәк, аерылышып-бозылышып йөрмәсләрме икән, дим. Шуңа күрә, э-э, сиңа зур йомыш белән килгән идем. Э-э, Хөкүмәтнең бит яңа карары чыкты. Быел ветераннарга фатир бирәләр бит. Син тол ветеран саналасың, сиңа ул һичшиксез тиеш.

– Кирәкми лә миңа бернәрсә дә...

Әлфинур, аны ярты сүздән бүлдереп, тиз-тиз сөйләвен дәвам итте:

– Анда квадрат метрларга карыйлар. Әгәр-мәгәр, дим, Альфред белән Наташаны... э-э... сиңа пропискага кертсәк, ул фатир тиз арада булып та куяр иде. Хөкүмәт ветераннарны бик олылый быел...

– Һай, Әлфинур, үз өем бик яхшы, бик җитә. Нәрсәгә миңа яңасы? Шушында тынычлап үлсәм...

– Алай димә, апа! Бушка бирәм дигәндә – алырга кирәк. Аннары... – Әлфинур беразга гына туктады да ашыга-ашыга әйтеп салды: – Ул яңасында син тормасаң, Альфред белән Наташага булыр. Сине ничек тә бәхилләтербез. Үзем тәрбияләп, соңгы юлга озатырмын... Миңниса карчык, кинәт борылып, Альфредка карады. Бер авыз татарча белмәгән бу егет бик тә ят тоелды аңа. Ул бөтенләй аптырап калды. Кешегә гомере буе изгелек кылып яшәгән Миңниса карчык: «Юк!» – дип кистереп җавап бирә белми дә иде.

– Уйлап карармын, – диде ул, ничарадан-бичара.

– Яхшылап уйласаң бик яхшы булыр иде, Миңниса апа. Буш итмәбез. Берничә көннән шылтыратырмын әле, син сүзеңне әйтерсең. – Миңниса карчык авызын ача башлаган гына иде, ул малаен җитәкләп чыгып та китте. Карчык үзенең хәлсезләнеп китүен сизеп, караватына барып ятты. Эченнән генә Әлфинурны битәрләде ул. Керфекләре бер-берсенә тоташам дип торса да, күзенә йокы кермәде: боларның килүе аның бөтен тынычлыгын качырган иде.

Шул арада ишеге ачылып китте.

– Үләм, күршекәем, ишегең шыр ачык, нишләвең бу? – Сәлимә карчыкның сулышы капкан, йөгерәатлый Миңниса карчык яткан карават янына килеп тә басты.

– Япкан шикелле идем дә, кара, онытканмын икән әй...

– Берәрсе килгән идеме әллә?

– Ие, сугылып чыкканнар иде...

– Кемнәр ул? – Сәлимә карчык әллә ничек кенә – сәер итеп сорап куйды. – Әлфинур, мәрхүм энемнең кызы...

– Каян исенә төшергән әле ул яхшылыкның кадерен белмәгән бәндә?

– Тәүбә, диең, Сәлимә. Авызыңнан җил алсын, андый көфер сүзләр сөйләмә. Туган көнем белән котлап киттеләр менә. – Моңарчы күзгә-башка чалынмаганга гына әйтүем инде, күршекәем. – Ул, сөйләнә-сөйләнә, ишеккә таба атлады. – Бикләп кал инде, дөнья бу, – диде ул, ишекне ябып. Миңниса карчык, авырдан кузгалып, ишекнең келәсен төшерде. Үзе стенага тотынып кына караватына ба рып ауды да күзен йомды. Аны ишек кыңгыравының шылтыравы уятты. – Карасана, төш вакытлары узган икән инде. – Миңниса карчык, сөйләнә-сөйләнә, ишекне ачты. Халисә белән малае килгән икән.

– Исән-сау тордыңмы, апа? – Шөкер, әйбәт кенә.

– Кая әле, минем яулыкны бәйлисеңме икән? – Миңниса карчыкның кабаттан кызыл чәчәкле яулыгын бәйләп куюын күреп, Халисә аны сүгеп тә ташлады. – Һай, салып ташлачы шул иске-москыңны! Менә дигәнен алып килдем бит үзеңә!

– Әй, бер ияләнгәч, – дип акланды Миңниса кар чык.

Халисә аны тыңлап тормады, үз сүзен башлады:

– Миңниса апа, сине мәшәкатьләү дә була инде, тик, нишләтәсең, тормыш шундый нәрсә – гел шәфкатьле кешеләрдән ярдәм сорап, өмет итеп киләсең. Менә улым шәһәрне өйрәнеп беткәнче апамда торыр дигән идем, сүзгә килдек тә, хәзер өеннән куып ук чыгарды. Бөтен Казанында белгән кешебез син... Улыбыз тәртипле, эшчән, начар гадәтләре юк, яхшы укый... Миңниса карчык ирексездән башын иеп, кулларын укмаштырып торган Илшатка күз ташлады. – Менә шуны фатирыңа кертә алмассың микән. Авыл ризыкларыннан өзмәс идек үзеңне... – Халисә ашыгаашыга сөйләвен дәвам итте: – Әле ишеттеңме икән, ветераннарга, сугышта үлеп калганнарның хатыннарына фатир бирәләр икән. Синең квадрат метрлар туры килә бугай. Илшатны Казанда калдырырга иде исәп. Документлары белән үзем йөрер идем. Теләсәң, сине авылга алып кайтып китәм. Яңа сауган сөт эчеп, каймак-катык ашап кына ятарсың...

Миңниса карчык тәмам миңгерәүләнде. Халисәнең сүзләрен ул ишетте дә, ишетмәде дә. Үзенә төбәлеп карап торган ана белән малайга нидер әйтмәкче булып, иреннәрен кыймылдаткан иде, Халисә аны кырт кисеп бүлдерде:

– Юк-юк, син бүген үк әйтмә җавабыңны. Бүген шимбә бит, без авылга кайтабыз. Иртәгә шылтыратып сорармын.

Ул да булмады, алар саубуллашып, чыгып та киттеләр. Миңниса карчык, сулык-сулык килгән чигәләрен ике кулы белән кысып, уйга чумды. Үзара ызгышкан апалы-сеңелле ике туганның бу гамәлләрен өнәмәде ул. Югыйсә кечкенә вакытларында нинди дуслар иде.

– Бәрәч, ишегең тагын ачык. – Бусагада кабат Сәлимә карчыкның тавышы ишетелде.

– Кунак кына озаттым әле, Сәлимә.

– Монысы кем булды тагын?

– Халисә...

– Теге, ерак туганыңмы?

– Ие, шул.

– Ул каян сине исенә төшергән тагын?

 Миңниса карчык аңа гаҗәпсенеп карап куйды:

– Ник, туган көнем белән котларга килгән...

– Ә-ә, – авыз эченнән нидер мыгырданып, Сәлимә карчык үз фатирына кузгалды.  Миңниса карчык кабат караватына барып ауды. Көн кичкә авышканда, аңа янә бер кунак – Сафия килеп керде.

– Ай-яй, алма апам, һаман да унсигез яшьлек кызларга биргесез икәнсең әле, күз тимәсен! – диде ул керә-керешкә үк. – Менә сиңа җылы башмаклар алып килдем. Озак хезмәт итсен, үзең киеп туздыр.

– И-и, рәхмәт инде!

Алар өстәл янына утырдылар. Озаклап хәл-әх вәлләрне белешеп, элеккеләрне искә төшергәч, Сафия җай лап кына сүз башлады:

– Миңниса апа, кичә әйткән идем бит әле... ни дип... яңа фатирга күчтек дип. Дүрт бүлмәле, яңа йорттан. Бик яхшы фатир, тик хәлләр катлаулырак әле. Барысы да акчага төртелде. Евроремонт ясатмакчы идек тә, бик кыйммәт икән. Шуңа күрә, алма апам, сиңа тәкъдим белән килгән идем... Миңниса карчык, берни аңламыйча, аңа текәлде.

– Яраткан сеңлеңә бераз ярдәм итә алмассыңмы икән... Хөкүмәт ветераннарга фатир бирә икән. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга һич ярамый, апа җаным. Сиңа һичшиксез яңа фатирга күчәргә кирәк. Теләсәң, бездә торырсың. Ә синең бу иске фатирыңны сатарбыз. Әйбәт бит? Соңгы юлга үзем олылап, тәрбияләп озатырмын. Иртәгә сине үзебезгә кунакка алып китәм. Әле уйлый тор. – Сафия Миңниса карчыкны иңнәреннән кочып, ике битеннән үбеп алды да: – Иртәгә очрашканчыга кадәр, апа җаным, – дип чыгып китте.  Миңниса карчык аның киткәнен сизми дә калды. Уйларына йотылып күпме утыргандыр, ишекне дө бердәткән тавышка сискәнеп, кинәт айныгандай булды.

– Алай, күршекәем, бигрәк миңгерәүләндең бу көннәр дә – ишегең гел ачык. – Сәлимә карчык, сөйләнә-сөйләнә, түргә узды. Үзе өстәлдәге сый-нигъмәтләргә ымлады:

– Бик зурлап үткәрдең, ахры, быел туган көнеңне?

Миңниса карчык дәшмәде.

– Килүчеләр дә күп булды бугай...

– Әйе... кил-де-ләр... – диде ишетелер-ишетелмәс кенә Миңниса карчык. Аннары яшьле, моңсу күзләрен ахирәтенә күрсәтмәс өчен, карашын тәрәзәгә таба борды.

– Әле Илдар тагын шылтыратты, – диде Сәлимә карчык, Миңниса ишетсен өчен кычкырып. – Миңниса апамны котлап, бүләк керттеңме? – дип сорады. «Онытканмын», – дигән идем, сүгеп ташлады үземне. Менә затлы яшел чәй керттем үзеңә. Илдар улым күчтәнәче. – Ул чәй тартмасын өстәлгә куйды. – Син мине ишетәсеңме соң, күршекәем?

Миңниса карчык баш селкеде.

– Сөенче димме, күршекәем, кайгы димме, улым марҗасыннан аерылган бит... – Сәлимә карчык, Миңнисадан сүз ишетергә теләп, бераз тын торды. Ул дәш мәгәч, кабат дәвам итте. – Хәзер Казанга кайтырга җыена. Бик сөенәм дә, нишләр инде менә, кая сыеныр? Бездә абыйсы гаиләсе белән төпләнде бит инде, мин бар. Кая торыр инде Илдар? Ул үзе сине бик ярата – галәмәт. Әле бүген дә телефоннан: «Миңниса апа белән серләребез туры килә инде безнең», – дип сөйләп торды... Миңниса карчык карашын тәрәзәдән алмаганга ачуы килеп, Сәлимә карчык тагын да кычкырыбрак сөйли башлады:

– И-и күршекәем, моңарчы гел тату яшәдек. Ходай кушып моннан соң да шулай булсын. Күрше хакы – Тәңре хакы, дип юкка гына әйтмиләр инде ул. Әле ишеттем, сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына быел фатир бирәләр икән. Синең иң якын кешеләрең без бит инде. Илдар дүкүминтләре белән йөрер...

Миңниса карчыкның кинәт үзенә борылуын күреп, ул ярты сүздә туктап калды. Миңниса карчык, берни дә дәшмичә, ияге белән тәрәзәгә ымлады.

– Ни бар, күршекәем? – Сәлимә карчык, шөбһәләнеп, урамга күз ташлады. Нәкъ тәрәзә турысында кара кау рыйлары тырпаешкан соры муенлы чәүкәләр, чырчу килеп, үзара чукыша иде.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев