Логотип Идель
Иҗат

Карлар ява... - Укучыларыбыз иҗаты

Карлар ява


Карлар ява, оча, бөтерелә,
Ишегалларына тула.
Агачларга, түбәләргә,
Бит очына, керфекләргә куна.

Карлар ява, оча, бөтерелә,
Кешеләрнең күңелләре күтәрелә.
Кар йомарлап, аны тәгәрәтеп,
Кар бабай да ясап куеп була.

Карлар ява, оча, бөтерелә,
Бөтен дөнья ак юрганын киеп ала.
Кар каплагач, урман-кырлар
Тыныч кына йоклап ала.

Тимур Питиряков, Яр Чаллы шәһәренең 7нче мәктәп укучысы





Бүләк курчак


Ләйләнең туган көненә
Бүләк иттеләр курчак.
Кулыннан тотсаң елый,
Җибәрсәң туктый шулчак.

Ике битеннән сыйпасаң,
Курчак кычкырып көлә.
Ләйлә зур үскән кыз,
Аңа күлмәкләр тегә.

Иртән йокысыннан торгач
Чәчләрен тарый, үрә.
Әнисенә дә булыша,
Гөлләргә сулар сибә.

“Әни, - ди ул, - курчагымны
Алып барыйм бакчага.
Җырлап күрсәтсен ул бүген
Тәрбияче апага”.

Әдилә


Песи ярата Әдилә,
Әллә телен дә белә.
Битен юса әгәр песи
Безгә, ди, кунак килә.

Үзенә генә күңелсез
Уйнарга иптәш кирәк.
Ни өчен соң кунаклар
Киләләр икән сирәк.

Әллә инде песиемне
Юарга, ди, мунчада.
Килер бәлки шулай итсәк
Берәр кеше булса да.

Кыш бабай


Яшел чыршы килеп кергәч
Өебезнең түренә.
Тиздән җитә Яңа ел, - дип,
Әй, Салават сөенә.

Чыршы беләнбергә килә
Урмандагы Кыш бабай.
– Әйтегез, ди, кая яши
Салават дигән малай?

– Әй, Кыш бабай, беләсең бит,
Безгә ел да киләсең.
Капчыгыңнан сайлап алып,
Бүләкләрең бирәсең.

Быел, ди, капчыгыңнан,
Үзем бүләкне алам.
Ай, итегеңнән таныдым,
Син бит, ди, Шамил бабай.

Камилә Гәрәева, Бакый Урманчы исемендәге 2нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев