Логотип Идель
Иҗат

ГАДИ ГЕНӘ БЕР СҮЗ - "ӘНИ"...

Гади генә бер сүз «әни»,
Күпме аклык, сафлык анда!
«Әни» диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.

Мамадыш районы Дүсмәт урта мәктәбе укучылары барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, бер кочак изге теләкләрен җиткерәләр!


Минем әнием


Кояш балкый, чөнки бәйрәм белән
Әниемне бүген котлый ул.
Җир йөзендә әнидән дә матур,
Кадерлерәк кеше юктыр ул.


Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!

Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерэ алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

Әни! Әнием... Бу сүзләрдә күпме мәгънә ята. Һәр кешенең әнисе дөньяда берәү генә. Мин дә дөньядагы ике кояшны беләм. Берсе аның күктә - җирне җылыта, ә икенчесе безнең өйдә яши, ул минем әнием.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием –кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әни” сүзе белән ачылган. Ул мине көйләп бишектә тибрәткән, минем беренче елмаюымны, беренче әйткән сүзләремне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүемне күреп шатланган. Ул мине туган телебезне яратырга өйрәткән.

Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы безгә шатлык китерә. “Әнием”, - дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк.

Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.

Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торырлык итеп үстерергә тырышасың. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә, әнием! Мин сине бик нык яратам!

Дөньядагы һәрбер әнигә ныклы сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, гаилә иминлеге, тынычлык телим.

Айгөл Хазиева, 
10 нчы сыйныф укучысы

Әниемә


Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, булганы.
Нинди бәхет һәр баланың
Үз әние булуы.


Татлы сүзе, җыры караш
Якын минем күңелгә.
Ак фәрештәм сыман миңа
Йөрер саклап гомергә.


Рәзилә Мубаракшина,
5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев