26 июль 2022 яңалыклары
-
ПРЕЗИДЕНТ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ Х ХАЛЫКАРА ҖӘЙГЕ КАМПУСЫ ТӘМАМЛАНДЫ
«Свияжские холмы» спорт-сәламәтләндерү комплексында халыкара Президент академиясенең Җәйге кампусы тәмамланды. Ул ике атнага дөньяның 200дән артык сәләтле студентын берләштерде. -
«БӘЛЛҮР ЯБАЛАК»: «ГЛАГОЛИЦА» IX ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕ СИНЕҢ ТӨП ПРИЗ ӨЧЕН ЯРЫШУЫҢНЫ КӨТӘ!
«Глаголица» IX халыкара әдәби премиясе яшь язучыларны һәм шагыйрьләрне төп приз өчен көрәшергә чакыра. Әлеге бәйге – 10-17 яшьлек яшүсмерләргә рус һәм татар телләрендә теләсә нинди жанр һәм форматта иҗат итү һәм үз-үзеңне күрсәтү өчен шәп мөмкинлек. Биредә катнашу бушлай. -
«ЯЛКЫН» – МЕДИА БИЛӘР ФОРУМДА: ФОТОРЕПОРТАЖ
Кичә без, «Ялкын» редакциясе, «Сәләт» аланында, Медиа Биләр форум катнашучыларына остаханә уздырып кайттык әле. Сәлкешләрне журналыбыз эшчәнлеге һәм видеопроектлары белән таныштырдык. Ә журналистика өлкәсенә багышланган кейс-чемпионат исә остаханәне тагын да кызыклырак итте. Сәлкешләр, без сезгә ошагандыр дип өметләнеп калабыз! -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ»: ПРОЕКТНЫҢ ТӨП НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘР
23 июль көнне сәүдә сәнәгать палатасының конгресс залында «100 лидер – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге инде 3 ел рәттән уздырыла. Быел әлеге тантананы оештыручылар кызыклы форматка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Быел җиңүчеләрне котлау процессы бал форматында узды. Җиңүчеләр дә шушы матур бал мохитендә игълан ителде. -
«ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫ: БАУМАНДА ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ БУЕНЧА ДӘРЕС УЗА
27 нче июль 18.00дә Бауман урамында («Ногай» кунакханәсе янында) татар халык биюе буенча дәрес үтәчәк. Чараны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге остаханә – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе.