Логотип Идель
Белми калма

ПРЕЗИДЕНТ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ Х ХАЛЫКАРА ҖӘЙГЕ КАМПУСЫ ТӘМАМЛАНДЫ

«Свияжские холмы» спорт-сәламәтләндерү комплексында халыкара Президент академиясенең Җәйге кампусы тәмамланды. Ул ике атнага дөньяның 200дән артык сәләтле студентын берләштерде.

Быелгы белем бирү форумының темасы  «Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем» дип аталды. Ике атна дәвамында катнашучылар дәүләт хакимияте һәм компанияләр вәкилләреннән, әйдәп баручы эксперт һәм галимнәрдән 30дан артык лекция, семинар, остаханә һәм тренинглар карады. Студентлар алдында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге генераль директоры Валерий Федоров, «Синең адым» Бөтенроссия проекты җитәкчесе Мадлен Батурина һәм башкалар чыгыш ясады.  

Быел командалар составына Россиянең 20 төбәгеннән 90нан артык Президент академиясе студенты, шулай ук Татарстаннан 80нән артык укучы керде.

Җәйге кампус дәвамында катнашучылар 4 тема буенча команда проектлары өстендә эшләде: «Яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү», «Яшьләр туризмын үстерү», «ИТ-индустриягә һәм инновацияләр өлкәсенә ярдәм итү», шулай ук «Мәгариф өлкәсендә яшьләр инициативаларына ярдәм итү». Студентлар әлеге тармакларның актуаль проблемаларына анализ ясап, аларны чишү чараларын әзерләде.

Моннан тыш, Җәйге кампуста Мәгариф һәм фән министрлыгының «Приоритет-2030» программасы кысаларында Евразия яшьләр ассамблеясы концепциясен булдыру буенча махсус проект эшләнде. Аның нәтиҗәләрен бу елның декабрендә тәкъдим итү планлаштырыла.

Әле моның белән генә дә бетми: кампуста катнашучылар өчен мәдәни-күңел ачу программасы да әзерләнгән иде. Студентлар Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышты, Казан һәм Зөя шәһәрчегенең истәлекле урыннары буенча экскурсияләргә барды.

«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы быел үзенчәлекле, – проектка ун ел. Без ел саен бер мәйданда илебезнең һәм бөтен дөньяның иң яхшы студентларын берләштерүне дәвам итәбез. 10 ел эшләү дәверендә Кампус нәкъ менә Татарстанда, республика Хөкүмәтенең актив катнашында уздырылуына мин бик шат. Әлеге ике атна чын-чынлап шәп булды, балалар бик тырышып эшләделәр. Инде хәзер үк катнашучылар тәкъдим иткән проектларның Россиядә һәм партнер илләрдәге тармакларга ярдәм итү чаралары нигезенә салыначагы ачык күренә», – дип билгеләп үтте Җәйге кампус директоры Наталья Демидова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев