Логотип Идель
Бу – тема!

ЗӘВЫКЛЫ БУЛУ КАТЛАУЛЫМЫ?

Кызлар мине аңлар: киемнең никадәр затлысын, килешә торганын, асылын кимә – бер кечкенә деталь барысын да бозып куярга мөмкин. Дөрес сайланылмаган аксессуар теләсә нинди, хәтта соңгы атомына кадәр уйланылган образның ямен киметә ала. Детальләргә зур игътибар бирмәүче кешеләр: «Тышкы кыяфәт турында нигә шуның кадәр күп уйларга?» – диярләр. Ашыкмагыз. Шәхси стилен булдырган кешенең үз-үзенә ышану көче арта, кәефе күтәренке рухта була. Бу сүзләрне үзенә шигарь итеп билгеләгән Алсу Нуртдинова (@nurawomen) бизәнү әйберләре ясый һәм ул «Ялкын» укучы кызларның образын тулыландырырлык аксессуарлар сайлау буенча үзенең киңәшләрен бирде.

1 нче образ.  Мәктәп

Мәктәп укучысының классик кием стиле: ак блузка/кофта һәм караңгы төсләрдәге итәк/чалбар. Бу образга аксессуар сайлаганда, укучының яшен истә тоту зарур.

Мәсәлән, башлангыч сыйныфта укучы кызларга гади «гвоздик» алкалар да, яраткан персонажы сурәтләнгән төрле төслеләре дә килешәчәк. Бу образны шулай ук брошка белән дә бизәп була.

Урта сыйныф укучылары исә киенү рәвеше белән үзләренең үзенчәлекләрен, әле формалашып кына килүче стильләрен ассызыкларга тырыша. Бу очракта аксессуарларны минималь рәвештә кулланырга киңәш итәм. Иң кулай вариант – классик ак рубашканы муенса белән тулыландыру. Универсаль мисаллар: йөрәкле, ачкычлы, хәрефле муенсалар. Тик кычкырып тора торган язу, неон төсле хәрефләрне кулланмау хәерлерәк.

Югары сыйныф укучылары, экспериментлардан курыкмагыз! Сезнең яшьтә аеруча матур, стильле буласы килә. Эчке халәтегезгә туры килә торган детальләр сайларга тырышыгыз. Якты төсләрдәге «гвоздик» алкаларның гадиләрен түгел, тере чәчкәлеләрен сайлагыз. Ак киемне хәзер популяр булган юан чылбырлы муенсалар белән бизәгез.

2 нче образ.  Кичке чара

Бию кичәләре, дустыңның туган көне, кинога бару – экспериментлар өчен менә дигән сәбәпләр! Юк, юк, өйдә булган барлык бижутерияне тагарга кирәк түгел. Аксессуарлар образның төп элементы түгел, алар киемне тулыландыра һәм төгәлли генә, шуны онытмагыз! Безнең очракта тынычрак детальләр сайларга кирәк. Мәсәлән, зур булмаган кулонлы муенса тагарга мөмкин. Блузка ачык төстә икән, аксессуарның ташы караңгы төсләрдә булса, яхшы. Бу образны шундый ук караңгы төстәге йөзек тагын да тулыландыра. Тик ул кечкенә формада булмасын, муенса белән дуэт хасил итсен.

3 нче образ. Романтик очрашу

Ачык муенлы ак күлмәк бик ягымлы образ тудыра. Романтика атмосферасын көчәйтү өчен аңа, әлбәттә, муенса кирәк. Ак төстәге киемнең бик зур өстенлеге: төсләр белән уйный алу мөмкинлеге. Төрле формадагы муенсалар бертөсле киемгә өстәмә төс кертә. Нинди төсне сайлавыгыз кәефегездән тора: куе зәңгәр, кызыл, ачык сары төсләр аеруча яхшы күренәчәк. Образны максималь рәвештә назлы итеп күрсәтер өчен тагын бер кулай вариант: энҗе ташлы муенса һәм беләзек комплектын тагу. 

4 нче образ. Театр

Театрга бару өчен, образны яхшылап, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйларга кирәк. Кием, аксессуарлар, чәч – барысы да гармония тудырсын. Без тыйнак кием сайладык: татар орнаметы төшерелгән ак блузка һәм кара итәк. Чәчләр исә артка җыелган. Прическага карап, аксессуарлар сайлана. Фотодагы кебек үк аскы «пучок» ясасак, безнең битебез һәм муеныбыз ачыла. Бу образга муенса + «гвоздик», муенса + йөзек, алка + браслет комплектлары туры киләчәк. Блузка ачык төстәге принтка ия, шуңа күрә бизәнү детальләре нейтраль төсле булсын. Әгәр киемегез бизәксез булса, аны брошь ярдәмендә «терелтеп» була.

5 нче образ. Язгы кояш эзләре буйлап

Яз җиттеме, кызлар калын курткаларын салып, җиңелчә киенә башлый. Күп кызларның гардеробында уңайлы кием – пальто инде күптән үз чиратын көтә. Әлбәттә, тышкы киемнәрне дә аксессуарлар белән бизәп була. Бертөсле пальтога брошь кадап куйсаң, гомумән башка төрле образ килеп чыгачак.  Өске кием геометрик принтка ия икән, брошьның «югалуы» бар. Эчтән нейтраль төсле күлмәк яки кофта кисәк, брошьны шунда тагып куярга мөмкин.

Югары муенлы кием һәрчак муенса таләп итә. Безнең образга нечкә/калын чылбыр рәвешендәге муенсалар яхшы туры киләчәк. Элмәге (подвеска) энҗе тамчысы, тиен акчасы, таш булырга мөмкин. Хәзер карабин каптыргычлы муенсалар модада, алар алдан эләгә һәм киемгә кыюлык өсти. Соңгы штрих – озын, зур алкалар. Универсаль вариант: төрле форма-юанлыктагы йөзек сыманнары. Аларның эченә муенса элмәкләре да тагып була әле!

Кызлар, һәрвакытта да стильле, затлы, чибәр булыгыз! Тик онытмагыз: кием кешене түгел, ә кеше киемне бизи. Экспериментлардан курыкмагыз, асылыгыздан качмагыз!

Әдилә ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев