Кызлар мине аңлар: киемнең никадәр затлысын, килешә торганын, асылын кимә – бер кечкенә деталь барысын да бозып куярга мөмкин. Дөрес сайланылмаган аксессуар теләсә нинди, хәтта соңгы атомына кадәр уйланылган образның ямен киметә ала. Детальләргә зур игътибар бирмәүче кешеләр: «Тышкы кыяфәт турында нигә шуның кадәр күп уйларга?» – диярләр. Ашыкмагыз!