Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЭШ (ФОТО)

Үзенчәлекле балаларга (бездә аларны еш кына ямьсез итеп инвалидлар дип атыйлар) Россиядә мөнәсәбәт бик каршылыклы. Бер яктан һәркем аларга ярдәм, башка кешеләргә тудырылган кебек үк шартлар кирәген бик яхшы аңлый. Икенче яктан җәмгыять аларны бары тик жәлли, аларны күрмәмешкә салыша, ояла.

Шулай да вакыт-вакыт яхшы гына инициативалар да оешып тора. Шундыйларның берсе – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Мәрхәмәт-Милосердие” ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе ярдәме белән уздырыла торган “Сможем вместе” проекты.

Әлеге проектның максаты – республикада үзенчәлекле балалар реабилитацияләнүе барышына комплекслы караш формалаштыру һәм мондый балаларда алдагы мөстәкыйль тормышта кирәк булачак көнкүреш, эш күнекмәләрен булдыру.
Шушы максаттан чыгып, эш барышы 3 юнәлешкә бүленгән:

- “Минем сәләтләрем – минем мөмкинлекләрем” (һөнәри белем бирү),

- “Нык гаилә – бәхетле балачак” (бала гаилә, әти-әнисе белән аралашу күнекмәләрен булдыра),

- “Социаль инклюзия” (бала үзен-үзе кайгыртырга, кибеткә йөрергә өйрәнә).

Программа тормышка ашырыла торган урыннарның берсе – «Здравушка» реабилитацион үзәгенә юл тотабыз. “Мәрхәмәт-Милосердие” вәкилләре, бер төркем социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре. Ләкин бүген төп каһарманнар алар түгел. Бөтен игътибар – “Сможем вместе” кысаларында тәрбияләнүче балаларда.

Ишек артында – тынлык. Бары остазның гына тыныч тавыш белән нидер аңлатылганы ишетелеп тора. Монда бөек сер – фотога төшерү осталыгына төшенә балалар. Проекторда – гөмбә сурәте. Шушы мисалда үсемлек, табигатьне төшерергә өйрәнә балалар. Бирегә бераз олырак яшьтәгеләрен җыйганнар – фотога төшерә белү шактый катлаулы бит. Балалар игътибар белән тыңлап, кызыксынып утыралар. Шулай булмыйни! Минем үземә дә бик кызык әле бу!

Бу күнекмәләрнең тагын бер файдасы да бар. Дәресләр ТИСБИ остазлары җитәкчелегендә үткәрелә, һәм нәтиҗәдә үсмерләргә киләчәктә шушы югары уку йортына керү мөмкинлеге дә булачак.

Икенче каттагы дәрес тагын да кәттәрәк. Тылсымчы булып киенгән егет белән кыз бәләкәчләргә нидер аңлаталар. Чү! Киттек чираттагы сәяхәткә диләрме? Шушы бүлмәдән чыкмыйча гына ничек сәяхәт кылмакчы була икән соң алар? Җавабы бик тиз аңлашылды. Болары – бәләкәй балаларга физика, химия кебек катлаулы фәннәр закончалыкларын аңлатучы фәнни тылсымчылар икән бит. Кечкенә булсалар да, шулкадәр актив балалар. Үзләре өчен әле шактый катлаулы булган фәннең серләренә төшенергә ашкынып кына торалар. Фәнни сәяхәтләрдә балаларга КФУ волонтерлары булыша икән.

Өченче һәм соңгы юнәлеш – музыка сәнгате. Эстетик тәрбия шәхеснең җитлегүе өчен бик мөһим, әлбәттә. Моны бик яхшы аңлаган “Здравушка” үзәге остазлары балаларны музыка сәнгатенә җәлеп итәләр. Балалар күп төрле музыка уен коралларында уйный, үз уңышларына чын күңелдән сөенә. Менә монда ичмасам күңелле!



 

Искәндәр Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев