Логотип Идель
Бу – тема!

«ҮЗ-ҮЗЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕП КАЙТТЫМ»

Сәгатьтә 19:00. Тиздән, тагын берничә секундтан бар да башланачак. Хәзер үземнең тын да алмыйча, сәхнәгә төбәлеп, артистларның уйный башлавын интегә-интегә көтүемне күз алдыма китерәм. Бәлки читтән бераз сәеррәк тә күренгәнмендер. Ләкин минем күңелемдә ул мизгелдә хисләр ташкыны гөрли иде.

Кулымда «Разговор с душой. За гранью» дип язылган билетымны кысып, шул хисләрдән ләззәтләнеп утырдым мин ул көнне. Бәхетне көтү, бәхетнең үзенә караганда татлырак, диләр бит. «Бар, Илзирә, калдыра күрмә бу спектакльне, мондыйны тамашаны син гомер күрмәссен», – дип үгетләүчеләргә рәхмәт.

Дөньядагы иң камил булган газиз динебез белән бәйләнгән, тирән уйларга батыра торган, күз яшьләре аша елмайта торган һәм тагын мең төрле хисләр тудыра торган спектакльне кайчан да булса караганыгыз бармы? 19нчы мартка кадәр минем дә караганым юк иде. Моннан берничә ел элек бу спектакльнең беренче өлешенә бармый калган идем. Шуның өчен һәм, гомумән, спектакль турында белмәвемә үкенә башладым бер мәл. Әгәр хәлемнән килсә, кабат шушы ук спектакльгә барыр идем. Марат Башаров, Александр Головин һәм башка танылган актерлар булганга гына түгел (ләкин, дөресен әйтик: алар булуы да мөһим роль уйный), спектакльнең нәкъ менә үз җаның белән сөйләшергә мәҗбүр итүе өчен барыр идем.

Дөньяга күз генә салыгыз әле: кара белән ак бутала, кайда дөрес, кайда ялган икәнен аңлап булмый. Кешеләр... Үзләре дә сизмәстән шайтан кармагына эләгә, дөрес юлдан тайпыла. Үз-үзенә тугры булган, үзен югалтмаган кеше генә бу көрәштә җиңеп чыга ала. Спектакль бөтен тамашачыларны гомумкешелек кыйммәтләрен табып, ислам өйрәткән юлдан бару чын җиңү булуына инандырды.

19нчы март көне спектакль белән генә түгел, актерлар белән күзгә-күз очрашу белән дә истә калды. Ахырдан булса да «эләктердек». Актерлар әйтүенчә, Мәскәүгә караганда, Казан тамашачысы аларны җылырак каршы алган икән. «Тагын килербез әле», – дип ышандырдылар. Рәхмәт Сезгә, әфәнделәр! Безгә бик охшады! Аллаһ разый булсын!



Илзирә Гыйззәтуллина

#разговорсдушойзагранью #театркамала #разговорсдушой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев