Логотип Идель
Бу – тема!

Z БУЫНЫ - КЕМНӘР УЛ?

Син буыннар теориясе турында ишеткәнең бармы? Хәзерге яшьләр кайсы буынга карый? Бу сорауларга җавапны белергә теләсәң, бу язма – нәкъ менә синең өчен.


Буыннар теориясен Уильям Штраус һәм Нил Хоув уйлап тапкан. Кайсы буынга караганыңны беләсең килсә, туган елың буенча гына эш итәргә кирәк.

















































Теория исеме



Еллары



Вакыйгалар



Кыйммәтләре



Җиңүчеләр



1900–1923



1905 һәм 1917 елгы инкыйлаблар, коллективизация



хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, якты киләчәк барлыгына ышану, идеологиягә тугъры булу, гаилә һәм гаилә традицияләре



Дәшмәүчеләр



1923–1943



Сталин репрессияләре һәм Икенче бөтендөнья сугышы



тугъры булу, кагыйдәләр буенча яшәү, вазыйфа һәм статуска хөрмәт,


сабырлык



Бумерлар



1943–1963



Туучылар саны арту, космосны яулау, СССРның «дөнья держава», чиратлар һәм талоннар



оптимизм, коллективизм, шәхси үсештә кызыксыну



X-билгесезлек



1963–1983



салкын сугыш, үзгәртеп кору, Әфганстандагы сугыш



үзгәрешләргә әзер булу, индивидуализм, сайлау мөмкинлеге булу, бөтен гомер барышында укырга әзер булу, карашларның гадәти булмавы, үз-үзеңә ышану, җенесләрнең тигез булуы



Y-millenium



1983–2003



СССР таркалуы, кризис, терактлар, хәрби конфликтлар, брендлар



гражданлык бурычы һәм җаваплылыгы, ләкин шул ук вакытта психологлар аларның самимилеген һәм буйсына алуын билгеләп үтә. Беренче планга бүләкләү чыга.



Z-башкалар



2003 елдан башлап



барысы да – алда



проактив, акылга нигезләнгәнлек, үз-үзеңә кереп бикләнү, дөньяны яңалыклар тасмасы, мәкаләләр һәм кыска видеороликлар аша кабул итүе



Хәзерге буын – Z буыны.
Алар нинди соң?


«Мәгълүмат эшкәртү»:


Алар – бармакта кнопка белән туган балалар.


– онлайн рәвештә аралаша, үзләре турында сөйли, киемнәр сатып ала


– онлайн рәвештә трендларны формалаштыра
– кыска һәм мәгълүматны гына кабул итә
– бер объектка игътибарны бары тик 8 секунд кына юнәлтә ала
– мәгълүмат кисәкле «порция»ләр белән генә кабул итәләр


– мәгълүматның рәсемнәр, смайликлар белән баетылган булуы шарт


Әти-әниләр белән мөнәсәбәт:


 – ата-аналар балалары белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзи


– балаларны чамадан тыш кайгырту


– ата-аналар балаларын жәлли (бөтен көнкүреш эшләрен үз өстенә ала)


– ата-аналар балаларына минималь басым ясый


– яшьләр карар кабул итү күнекмәләрен ия булмый


– ата-аналар балаларының үзләреннән күп әйберне яхшырак эшләвен билгели


Үз-үзеңне кабул итү:


– аларга һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк


– җиңел аралашырга ярдәм итә торган сыйфатлар яхшы бәяләнә


– үзләрен уникаль, дип уйлый


– мейнстрим буыны – социаль челтәрләрдәге тәкъдимнәр буенча яши


– уңышка җиңел һәм тиз ирешеп булуы


Максат һәм кыйммәтләр:


– хобби аша үз-үзеңне үстерү (сәяхәт белән мавыгу, музыка яки рәсем дәресләре, кино яки театрга йөрү, тарихка яки фотографияләргә кызыксыну пәйда булу)


– эш шатлык кына китерергә тиеш («карьера» һәм «дәрәҗәле эш» дигән сүзләр яңгырамый)


– Z буыны ат кебек эшләргә әзер түгел


– эш алар өчен рәхәтлек тә, акча да китерергә тиеш


– акыллы булу модада


Куркулар:


– әти-әнинең күңелен кайтарырга курку


– дөрес сайламау – катастрофа – чөнки алар өчен ялгышырга ярамый


– ялгызлык һәм социаль яктан туры килмәү – ялгыз булу, димәк, социумнан төшеп калу дигән сүз


Бу буынга ничек йогынты ясарга?


– һәркемгә кулай ресурсларда партнерлык программаларын булдырырга


– социаль челтәрләрдәге блогерлар ярдәмендә


– сөйләгәнче, үз мисалыңда эшләп күрсәтү


– аралашу өчени гади тел кулланырга


– кешенең гадәти ихтыяҗларына таянып эш итәргә


Нәрсә дип әйтергә?


– аңлатырга, фикер алышырга, дәлилләр китерергә


Алар белән нәрсә «эшләми»?


– авторитет, яшь, тәҗрибә, традициягә мөрәҗәгать итү


– якты киләчәк вәгъдә итү


– буыннар арасындагы элемтә


Нәрсә тәкъдим итәргә?


– мастер-класслар, тренинглар, семинарлар


– профориентациянең киңәйтелгән программалары


– кыска вакытка билгеләнгән максатларга ирешүгә ярдәм итү


– фрилансерлар өчен өстәмә акча эшләү ысуллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев