Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙГЕ ЯЛЛАР: ЭШ КИРӘКМЕ? АНЫ КАЯН ЭЗЛӘРГӘ?

Җəйге каникулларда эшлəүче студентлар проценты арта. Бу күренешнең сəбəбе берничə: тəҗрибə туплау, үзеңдə дисциплина, җаваплылык хисен тәрбияләү һəм, əлбəттə, акча эшлəү. Лəкин күп кенə студентта «кая урнашырга?» – дигəн сорау килеп туа. Вариантлар аз түгел: кибеттə сатучы, офис менеджеры, официант, җəйге лагерь әйдаманы һәм башкалар... Иң мөһиме, ни белəн шөгыльлəнергә теләгәнеңне аңлау.

Эш урынын сайлаганда мотивацияне һəм конкрет сəбəплəрне күз алдында тотарга кирəк. Башта ук «мин ни өчен эшкə урнашам?» соравына җавап бирү мөһим. Əгəр кешенең төгəл бер максаты юк икəн, ул эшләгән урыныннан канəгатьсез булачак, ə бу, нəтиҗəдə, эшләү теләге сүнүгә китерергә мөмкин.

Мондый хəл булмасын өчен, үзеңə баштан ук төгəл бер максат куярга кирəк. Акча эшлəү төп максат булып тормаса, волонтёр программаларына игътибар итə аласыз. Күпчелек очракта аларда хезмәткәрләргә зур хезмəт хакы каралмаган, еш кына бөтенлəй юк. Лəкин бу урыннарда студентлар кешеләр белән аралашу, командада эшлəү тəҗрибəсе туплый ала. Мәсәлән, башка яхшырак эшкә урнашканда, стажировка узарга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Стажировка булу – зур плюс, чөнки күп компанияләр яңа хезмəткəр алганда аның эш тəҗрибəсенə карый. Тәҗрибә күбрәк булган саен яхшырак. Стажировкада файдалы кешелəр белəн элемтəгə кереп калырга була, килəчəктə бу сиңа ярдәм итәчәк.

Актив тормыш алып барырга яратасызмы? Алайса сезгə һичшиксез курьер яисə белдерүләр ябыштыручы булырга кирəк. Бу категорияне сайласагыз, сез гел хəрəкəттә булачаксыз, үзегезнең шəһəрегезне яхшырак өйрəнәчәксез, бəлки үзегез өчен яңа урыннар да ачарсыз.

Интернетта утырырга яратучыларга SMM-менеджер, монтажер яисə блогерлар менеджеры эше хуш килер. Бу һөнəр өчен югары белем алу да кирəк түгел, интернетта бушлай курсларны үтү дə җитә.

Үзегездə кеше белəн аралашу, стресска каршы тору осталыгын арттырасыгыз килсə, администратор, ассистент эшенə урнашыгыз, балаларны яратсагыз, җəйге лагерьга әйдаман яисə аниматор булып бара аласыз.

Иҗатка тартылган студентлар онлайн-проектларда дизайнер, копирайтер, язмалар авторы булып урнаша ала. Лəкин эш тəҗрибəсе булмаган килеш бу урынга урнашу башкаларга караганда күпкə авыррак.

– Мин – беренче курс студенты. Ике редакциядə эшлим. Чөнки өченче, дүртенче курста гына эшкә урнашу катлаулы булачак. Лəкин уку белəн эшне бергə алып бару катлаулы, беренчесенә бик комачаулый. Университетта  уку бик җиңел булса, эшкə урнашу һичшиксез кирәк, – ди Искəндəр Гыймалтдинов.

Эш турында белдерүләрне төрле чыганакларда табып була (Telegram, ВКонтакте һ.б). Күңелгə ошаган һөнəрне табу авыр булмас дип уйлыйм. Иң мөһиме, теләк кирәк!

Анна ЗИНЧЕНКО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев