Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ КАЗАН ГӨРЛӘЯЧӘК

27 июнь – Яшьләр көнен Казанда берничә көн дәвамында бәйрәм итәчәкләр. Төп чара Игенчеләр сарае янында узачак.

25 июнь


16.00 – 22.00 аралыгы, Сандецкий утары

Н. Җиһанов исемендәге консерватория студентлары һәм укытучылары академик музыка концерты оештыра. Биредә «Ренессанс» кыллы оркестры, битбоксчы Митя Бурмистров яңа музыка коллективы белән чыгыш ясаячак.

26 июнь


14.00 – 18.00, Горький паркы

Биредә гаиләләр өчен төшке аш пикнигы узачак. Шулай ук “Әдәби ишегалды” проекты үтәчәк. Анда язучы, театр һәм кино актерлары белән бергә танылган спортчылар әсәрләр укыячак. Яшь граффитистлар пленэры узачак. Шигырь укучылар марафоны да оештырыла. Татарстан студентлары – Россия студентлар язы призерлары махсус программа күрсәтәчәк.

Камал театры мәйданы каршында төрле илләр мәдәнияте программасы уза. Биредә һөнәрчелеккә багышланган мастер-класслар, төрле халык биюләре көтелә. “Бии торган планета” флэшмобы узачак.

“Дустыма открытка” акциясе оештырыла. Теләгән һәркем Казаннан дөньяның теләсә кайсы җиренә открытка җибәрә ала. Адресат очраклы рәвештә сайлап алына: адреслар махсус коробкада бутала. Чарада “Наркотикларсыз клуб” проекты җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

27 июнь


9.00 – 12.00дә Горький паркында «Яшел фитнес» проекты уза.

10.00дә Сыртланова скверында «Воркаут-баттл 1 на 1» Бөтенроссия турниры оештырыла.

14.00дә Елга портында «Яшьләр көне-2019» дип аталган республика фестивале уза.

Аның мәйданчыклары ишегалдын хәтерләтәчәк. Биредә төрле спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Егет-кызлар үз яшьтәшләре белән күнекмә уздыра, ярыша, баскетбол уйный, бии, граффити ясый алачак. Бәйрәмдә стритбол, урам биюләре, арт-зона, экстрим-зона, скейтпарк, граффити юнәлешләре берләшә. Аларның гомуми приз фонды 300 мең сумны тәшкил итә. Яшьләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да котлар, дип көтелә.

Теләгән һәркем фестиваль катнашучыларын экстрим һәм бию зоналарыннан күзәтә алачак. Анда BMX һәм скейтбординг ярышлары, хип-хоп, all styles баттллары, команда шоулары узачак. Төп сәхнәдә «Волга-Волга», «Мураками», «Лампасы», «SILFRED CREW», «Большой Куш», «НервыІ төркеме чыгыш ясаячак.

Фестиваль дәвамында ял зонасы, фудкорт, Россия һәм Татарстан дизайнерлары кием-салымнары, аксессуарлары маркеты эшләячәк. Шулай ук «кроссвинил» ноктасы да эшләячәк. Биредә, буккроссинг хәрәкәтендәге сыман, винил пластинкалары белән алмашып булачак.

Төп чара Кремль яр буе һәм Игенчеләр сарае мәйданында узачак. Биредә «Большой куш», «Аврора», «4 квартала», «Прогульщики», «Сильфред Эвальдович» төркемнәре, шулай ук  Нюша җырлаячак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев